Киңәшмәдә 11 майдан соң эшләми торган көннәр вакытын озайту мөмкинлеге каралачак.
Бүген Россия Президенты Владимир Путин Covid-19 коронавирус инфекциясе вазгыяте буенча киңәшмә уздырачак. Бу хакта Президентның матбугат сәркатибенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Дмитрий Песков очрашу вакытында шулай ук 11 майдан соң эшләми торган көннәрне озайту мөмкинлеге дә каралачак, дип искәртте.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев