«Без бергә» республика балалар иҗат фестиваленең муниципаль этабы тәмамланды
Соңгы яңалыклар

«Без бергә» республика балалар иҗат фестиваленең муниципаль этабы тәмамланды

Балалар иҗат бәйгесе финалы районның төп сәхнәсендә якты бәйрәмгә әверелде

«Мәгариф» милли проектының «Һәр баланың уңышы» федераль проекты кысаларында мәгариф бүлеге тарафыннан мәктәптән тыш эшләр үзәге ярдәмендә оештырылган фестивальнең беренче туры 6 мартта Иске Тимошкино мәдәният йорты мәйданчыгында узган иде.

Балалар иҗаты финал бәйрәменең зональ һәм район этапларында катнашучылар «Иҗади гаилә», «Халык вокалы», «Халык ансамбле», «Хореография», «Сәнгатьле уку», «Инструменталь ансамбль», «Театр сәнгате» номинацияләрендә талантларын һәм сәләтләрен күрсәттеләр.

Бәйге кысаларында шулай ук декоратив-кулланма сәнгать күргәзмәләре дә тәкъдим ителде.

Һәр номинациянең үз җиңүчеләре билгеләнде.

«Иҗади гаилә» номинациясендә Мантовлар гаиләсе җиңүче дип танылды (3нче мәктәп);

2 урын Башатовлар гаиләсенә бирелде (2нче мәктәп);

3 урында Гыйниятуллиннар гаиләсе (Түбән Татар Майнасы мәктәбе).

«Декоратив-кулланма сәнгать» номинациясендә 2нче Аксубай мәктәбе тәрбияләнүчесе Настя Чистованың эше иң яхшысы дип танылды.

«Халык вокалы» (7-12 яшьлекләр):

1 урында Алсу Нуруллина (2нче мәктәп, җит. Ч.М. Бәһаветдинова);

2 урында Дилә Суфиянова (3нче мәктәп, җит. И.С. Бәһаветдинова).

«Халык вокалы» (12-18 яшьлекләр):

1 урында Анна Башатова (Кәкре Күл мәктәбе, җит. Г.С. Гыйматдинова).

«Халык ансамбле» (7-12 яшьлекләр):

1 урында «Майна егетләре» (Түбән Татар Майнасы мәктәбе, җит. Р.А. Хәйруллина);

2 урында Савгач мәктәбенең «Квартет» ансамбле (җит. В.П. Егоров).

«Халык ансамбле» (12-18 яшьлекләр):

1 урында «Девчата» триосы (3нче мәктәп, җит. Г.Н. Краснова);

2 урында «Созвучие» (3нче мәктәп, җит. Г.Н. Краснова);

3 урында Әмир Әхмәров, Зариф Вәлиев (Иске Мокшино мәктәбе, җит. Г.Ф. Шәрәфетдинова).

«Хореография» (7-12 яшьлекләр):

1 урында «Талисман» (Балалар сәнгать мәктәбе, җит. А.Р. Яруллина, Р.Ф. Сафиуллина);

2 урында «Фантазия» (Балалар сәнгать мәктәбе, җит. А.Р. Яруллина, М.А. Макарова);

3 урында Евсей Маклаков, Русана Гребенщикова (1нче Аксубай мәктәбе, җит. М.А. Макарова, Т.С. Карпова).

«Хореография» (12-18 яшьлекләр):

1 урында «Радуга» балалар бакчасы (җит. Р.Ф. Сафиуллина);

2 урында «Фантазия», Балалар сәнгать мәктәбе (җит. М.А.Макарова);

3 урында «Сӗнчел», Сөнчәле мәктәбе (җит. Л. И. Мошкова).

«Инструменталь ансамбль»

1 урында Емелькино мәктәбенең «Свирелька» театры (җит. Н.И. Никитина).

«Театр сәнгате» (7-12 яшьлекләр арасында):

1 урында Сөнчәле мәктәбенең «Бисеринка» театр студиясе (җит. О.И. Михайлова);

2 урында Иске Ильдеряк мәктәбе театры ( җит. Л.М. Морозова);

3 урында Яңа Дума мәктәбе театры ( җит. Л.М. Вафина);

3 урында Динә Байдуганова, Иске Мокшино мәктәбе театры (җит. О.Е. Андриянова).

«Театр сәнгате» (12-18 яшьлекләр арасында):

1 урында театр Иске Ильдеряк мәктәбе театры (җит. Е.А. Посредникова, Л.М. Морозова);

2 урында 3нче Аксубай мәктәбе театры (җит. А.Г. Маркова, З.М. Билалова, Р.А. Моратшина);

3 урында 2нче Аксубай мәктәбе театры (җитәкче Ч.М. Бәһаветдинова).

«Сәнгатьле уку» (7-12 яшьлекләр арасында):

Даша Сусликова – 1 урында (Иске Ильдеряк мәктәбе, җитәкче Л.М. Морозова);

Мария Ефимова – 2 урында (3нче Аксубай мәктәбе;

Алиса Павлова – 3 урында (3нче Аксубай мәктәбе, җитәкче Любовь Дружкова).

«Сәнгатьле уку» (12-18 яшьлекләр арасында):

1 урында Ангелина Шишкова (2нче Аксубай мәктәбе, җитәкче М.В. Шакирова).


Нет комментариев