Бердәм дәүләт имтиханнары янә безнең чыгарылыш укучыларының югарыда булуын күрсәтте
Быелгы чыгарылыш имтиханнары да район мәктәпләре унберенче сыйныф укучыларының уңышын күрсәтте
Бүген, мәгариф бүлеге мәгълүматларына караганда, кырык биш нәтиҗә – 80 балл һәм югарырак.
– Әлбәттә, бу яхшы күрсәткеч, – дип сөйли методист Татьяна Борисова. – Әмма 4 һәм 5 июль – бер фәннән өстәмә имтихан тапшыру көннәрендә үзләрен тагын бер кат сынап карарга теләк белдерүчеләр дә бар. Шуңа күрә нәтиҗәләр үзгәрергә дә мөмкин. Имтихан тапшыру нәтиҗәләре яхшы якка үзгәрер дип өметләнәсе килә.
Белгеч сүзләренә караганда, югарырак балл алган очракта да, ул түбәнрәк булган очракта да, беренче нәтиҗә гамәлдән чыгарылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев