Иске Кыязлы авылында яшәүче Минслу Хәсәнша кызы Хәсәншинаны район башлыгы Камил Гилманов йөз яше тулу белән котлады.
Ул юбилярга шәхсән котлауларын гына җиткереп калмады, РФ Президенты һәм Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән тәбрикләү хатларын да ирештерде.

– Сез Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән үткәнсез, ныклык һәм батырлык күрсәткәнсез. Илебез тарихы, аның җиңүләре һәм казанышлары Сезнең кебек тырыш, фидакарь хезмәт куйган кешеләрнең сугышчан һәм хезмәт батырлыкларыннан, шәхси өлешеннән тора. Һәм бүген Сезнең тормыш юлыгыз үсеп килүче буыннар өчен лаеклы үрнәк, – дигән сүзләрне яңгыратты үзенең котлау чыгышында Камил Камал улы.
Юбиляр кунакларны камил зиһенендә һәм күтәренке кәеф белән каршы алды.
Ак яулыклы әбекәйнең 100 яшьлек юбилеена аның туганнан туган сеңлесе Асия Абрарова йортына кардәшләре, якыннары, авылдашлары җыелды. Шулай килеп чыккан ки, Минслу Хәсәнша кызына ана булу бәхетен тою насыйп булмый, ул гомер буе ялгызы яши. Әмма йөз яшьлек юбилей бәйрәмендә ул үзен кадер-хөрмәттә тәрбия кылган туганнары һәм якыннары белән горурлана ала.
Йөзьяшәр әбине район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин һәм Иске Кыязлы авыл җирлеге башлыгы Газинур Дәүләтшин да тәбрикләделәр, күңел түреннән чыккан иң җылы теләкләрен җиткерделәр.
Минслу Хәсәнша кызы Бөек Ватан сугышын кичерә. Сугыш башланганда аңа 17 яшь була. Әбекәй ул авыр вакытларны еш искә ала – алар эштә фронтка чакырылган ир-атларны алыштырганнар. Сыер савучы булып та эшләргә туры килгән, басуда да көнне-төнгә ялгап хезмәт куйган. Ә соңрак мәктәп каршындагы интернатка эшкә күчә. Бүгенге көнгә кадәр Иске Кыязлы һәм якын-тирә авылларның өлкән буыны аны игелекле сүз белән искә ала. Чит авылда, интернатта бер атнага калган укучылар өчен ул туганнан да якынрак кешегә әверелә, һәркайсына аналарча кайгыртучанлык һәм игътибар белән карый. Мәктәптә җыештыручы булып та эшли.

Ходай игелекле, олы йөрәкле, кече күңелле кешеләргә озын гомер, тыныч картлык бирә дигән сүзләр Минслу Хәсәнша кызына бик туры килеп тора. Бүген ул бертуганнарының балаларының кайгыртуын тоеп яши.
– Ул безнең барыбызга да бик игелекле булды, гомер буе ярдәм итте, бертуганнарының балаларын, безнең дә балаларны тәрбияләште, хәтта оныкларга да исемнәре белән дәшә, – дип сөйләде юбилярның бертуганының кызы Гөлсинур. – Апабыз бик укымышлы, хәтере дә бик яхшы, тик соңгы елларда гына күзе начар күрә башлады. Апабызның истәлекле юбилеена горурлык хисләре белән килдем. Бер гасырлык гомер яшәү һәркемгә дә бирелми бит.
Ә юбилярның хәтере чыннан да искиткеч. Хәтта ул кунакларга да шигырь укыды һәм соклану уятты.
Ветеран сигез ел туганнан туган сеңлесе Асия гаиләсендә яши. Ире Мәрдиян белән алар әбекәйне иң якын кешеләредәй күреп, кадер-хөрмәттә яшәтәләр, ул бәхетле картлык кичерсен өчен барысын да эшлиләр.
Бер гасырлык юбилей тантанасында алар, бәйрәм тортын кисеп, апаларының аларны мөмкин кадәр озаграк яшәп сөендерүен теләделәр. Чөнки ул бөтен туганнарын үз канаты астына җыеп, сыендырып торучы.
Нет комментариев