Бер атна эчендә Аксубай районында кискен респираторлы йогышлы авыруларның 23 очрагы теркәлгән, бер очрак – коронавирус инфекциясе.
Соңгы яңалыклар

Бер атна эчендә Аксубай районында кискен респираторлы йогышлы авыруларның 23 очрагы теркәлгән, бер очрак – коронавирус инфекциясе.

Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, Татарстанда ноябрьдән дуңгыз гриппы буларак билгеле булган “A”– H1N1-2009 гриппы тибындагы авыру очраклары теркәлә.

 Әлегә безнең районда андый авыру очраклары теркәлмәгән. Грипп һәм ОРВИ профилактикасы буенча вәзгыять кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт контролендә кала.
Әмма хәзер белгечләр әйтәләр.

– Инфекциянең төп чыганагы – авыру кеше, аның эпидемия куркынычы турыдан-туры йөткерү, томау төше кебек билгеләрнең чагылышы белән бәйле, аларда вирус тышкы мохиткә тарала, нәтиҗәдә чирле кеше тирәсендәге кешеләргә йога, – дип сөйләде Роспотребнадзорның Аксубай районындагы баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов. – Грипп вирусы бик җиңел тарала. Инфекцияне йоктыруның иң таралган юлы – һава тамчылары. Шулай ук көнкүреш юлы да мөмкин, мәсәлән, көнкүрештә кулланыла торган әйберләр аша.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, дөньяда һәр 3 нче –5 нче бала һәм 5 нче – 10 нчы өлкән кеше грипп белән чирли.

Авыру йоктыру бик җиңел.
Йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкән вакытта авыру яки вирус йөртүче кешенең авыз-борыныннан селәгәй кисәкчәләре, шул исәптән грипп вируслары һавага чәчелә. Авыру тирәсендә аэрозоль кисәкчекләрнең максималь концентрациясе булган йогышлы зона барлыкка килә. Аларның таралу ераклыгы гадәттә 2-3 метрдан артмый. Кешеләрнең грипп вирусларын йоктыру сәләте югары. Барыннан да ешрак, организмда гриппка һәм башка төрле респиратор вируслы инфекцияләр китереп чыгаручы вирусларга каршы иммунитет эшләнмәгән балалар авырый.
Гриппның уртача авыр һәм авыр формалары җитди авырулар килеп чыгуга сәбәп булырга мөмкин – пневмония, үпкә абсессияләре, миокардитлар, энцефалитлар, менингитлар, бавырның зарарлануы һәм башкалар. Гриппның авыр формасында һәм өзлегүләр килеп чыкканда үлемгә китергән очраклар да булырга мөмкин.
Кискен респиратор инфекцияләренең тискәре агымына китергән куркынычы факторлар:
• медицина ярдәме сорап соңарып мөрәҗәгать итү;
• 6 яшькә кадәрге балалар;
• 60 яшьтән узган олылар;
• вируска каршы башлангыч терапия булмау һәм нәтиҗәсе аз булган препаратлар куллану;
• йөклелек;
• үпкәләрнең хроник йогышлы һәм соматик авырулары, йөрәк-кан тамырлары системасы, бөер, бавыр авырулары;
• шикәр диабеты һәм патологик симерү (тән масса индексы > 40) кебек метаболик бозылулар;
• яман шеш авырулары;
• иммунодефицитлык шартлары;
Грипптан һәм ОРВИдан ничек сакланырга?
– Грипп һәм ОРВИ буенча эпидемиологик имин булмаган чорда массакүләм тамаша чараларына, халык күп җыела торган урыннарга (кибетләр, җәмәгать транспорты һ. б.) барудан тыелып торырга яисә, мөмкин булганча, мондый урыннарда булу вакытын кыскартырга киңәш ителә.

– Җәмәгать урыннарында сулыш органнарын шәхси саклау чараларына – битлекләр белән йөрүгә игътибар бирергә кирәк.
– ОРВИ авыруы билгеләре (томау, төчкерү, йөткерү, тән температурасы күтәрелү) булган затлар белән аралашмаска кирәк;
– Иммун системасын ныгытуга тулы йокы, «сәламәт» ризык ашау, физкультура белән шөгыльләнү, саф һавада булу ярдәм итә. Урамда булганда, өшүдән һәм тирләүдән саклану өчен, һава шартлары буенча киенергә кирәк. Бу аеруча балаларны чамадан тыш киендерергә яратучы ата-аналарга кагыла;
– Арудан һәм стресслы хәлләрдән сакланырга тырышыгыз.
– Хәл начарланганда һәм югарыда телгә алынган билгеләр барлыкка килгәндә, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмичә, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиб биргән режимны үтәү, организмдагы йөклелекне киметү авыруның катлаулану куркынычын киметергә мөмкинлек бирәчәк;
– Авырган кешене аерым бүлмәгә урнаштырырга киңәш ителә. Бинада көндәлек дымлы җыештыруны башкарырга һәм җилләтү режимын үтәргә кирәк;
– Бала хәтта җиңел формада авырганда да ата-аналарга аны балалар бакчасына яки мәктәпкә җибәрергә киңәш ителми.
Бу авыру өчен генә түгел, авыру белән бәйләнештә булган башка балалар өчен дә куркыныч.
– Салкын тию кебек авыру юк, бу турыда онытмаска кирәк. Теләсә нинди кискен репираторлы авыру, әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч булган вирус аркасында килеп чыга.
– Авыру кешеләргә йөткергәндә кагыйдәләрне катгый үтәргә кирәк (дистанция сакларга, йөткергәндә һәм төчкергәндә авызны бер тапкыр кулланыла торган салфеткалар яки кулъяулык белән капларга). Вируска каршы препаратлар кабул итү турында карар табиблар тарафыннан клиник симптомнар нигезендә кабул ителергә тиеш;
– Туристлык сәфәре вакытында йогышлы авыру билгеләре барлыкка килгәндә (югары температура, томау, йөткерү һәм/яки тамак авыртуы һ.б.) төркем җитәкчесенә авыру билгеләре турында хәбәр итәргә, үзегез һәм якыннарыгыз өчен бер тапкыр кулланыла торган битлекләр кулланырга, мөмкин булганча башка туристлар белән аралашуны киметергә кирәк.


Нет комментариев