Түбән Баланда башлангыч мәктәп-балалар бакчасы 25 еллык юбилеен билгеләп үтте
Бу белем бирү учреждениесе Аксубай районында иң үрнәк мәгариф оешмаларының берсе.
Чирек гасыр эчендә әлеге учреждениене 245 укучы – 152 балалар бакчасында тәрбияләнүче һәм 93 укучы тәмамлаган.
Бәйрәмгә коллектив белән бергә Баланда башлангыч мәктәп-балалар бакчасы тарихын тудырган кешеләрне чакырдылар. Оештыручылар, һәркемгә рәхмәт әйтер өчен, аларны бергә җыйдылар.

Бәйрәм чарасын ачкан балалар үзләре белем алган бинаның уникаль булуын билгеләп үттеләр – анда алар ел ярым яшьтән алып 10 яшькә кадәр тәрбияләнәләр. Һәм алар аны гаиләләре дип саныйлар.
25 ел буена әлеге учреждениене алыштыргысыз директор – Ольга Копонева җитәкли. Гәрчә Түбән Баланда балалар бакчасын ул 1997 елдан бирле җитәкләгән булса да. Ул вакытта мәктәпкәчә учреждение совхоз балансында торган – бу бина хәтта архив фотосы буенча да ташландык һәм тузган булып күренә. Директор идәннәрнең карасу-яшел, ә диварларның куе зәңгәр төстә булуын исенә төшерде. Һәм бинаны Кәкре Күл авыл җирлеге башкарма комитетына тапшыргач, тынгысыз инициативалы директор, авыл советы рәисе Валентина Рожкова ярдәме белән, контора бинасын балалар бакчасы өчен тапшыруын сорарга була.
Бинада җылылык та, электр да булмый. Аны өлешчә хәтта сентябрьдә шатланып тапшыралар, ә эксплуатациягә кертүне гыйнварда ук таләп итәләр. Беренче чиратта капремонтны котельныйдан һәм җылыту системасыннан башлыйлар. Черек идәннәр дә, тузып беткән диварлар да ремонт таләп итә. Ләкин күз курка, ә кул эшли: ике ярдәмче эшче – Александр Воронин һәм Геннадий Воронин, мөдир үзе, тәрбияче Татьяна Васильева, тәрбияче ярдәмчесе Евдокия Захарова һәм пешекче Альбина Исаенкова эшкә керешәләр.
Ир-атлар котельныйны төзекләндерү белән шөгыльләнгән, ә калганнарын хатын-кызлар башкарган. Эш диварларны буяуга барып җиткәндә, салкыннар башлана. Буяу мичкәсен солярка ягып җылыталар, кечкенә генә мәйданны буяр өчен дә, диварны чүпрәк белән ышкып киптерергә кирәк була. Ильич лампасын бер бүлмәдән икенче бүлмәгә күчереп йөртәләр. Җил тәрәзәләрдән дә, ишекләрдән дә өрә, элекке хуҗалардан калган бүлмә ишекләре дә тишекләнеп беткән була.
Капиталь ремонт этапларын контрольдә тотарга килгән һәрбер комиссия, балаларны кабул итү, уен бүлмәләренең нинди булачагы турында сөйләгән директорның оптимизмына гаҗәпләнә.

– Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүебезгә «Татех» нефть компаниясе уңай җавап бирде, район җитәкчелеге дә, мәгариф бүлеге дә хуплады, – дип сөйләде директор Ольга Копонева. – Билгеләнгән вакытта балалар бакчасы үз ишекләрен ачты. Тиздән безгә бинаның икенче канатын да мәктәп итеп бирергә булдылар. Аны да энтузиазм белән ремонтладык! Шулай итеп без берләштек һәм исемне үзгәрттек. Безгә ышандылар, безгә ярдәм иттеләр, ә без аларны уңайсыз хәлгә куя алмадык һәм шуңа күрә һәрвакыт үрнәк булырга тырыштык.
Башлангыч мәктәп-балалар бакчасы территориясе чәчәкләргә күмелгән, якты сыйныфлар, зал, уен бүлмәсе – шәһәрнең иң яхшы белем бирү учреждениеләрендәге кебек. Әмма иң кыйммәтлесе, директор сүзләренчә, теләсә нинди кыенлыкларны җиңәргә сәләтле мәктәпнең укытучылар коллективы һәм персоналы, ремонтта да, башланган һәр эштә дә ярдәм иткән фикердәшләр командасы.
Бинаның тәрәзәләре яраксыз хәлгә җиткәч, директор янә ярдәм сорарга карар кыла. Ул вакытта хәтта союздашлар да пессимистик рухта була: тәрбияләнүчеләр күп түгел, зур кертемнәр таләп ителә, ләкин ул чигенми. Мәктәптә дә тәрәзәләрне алыштыралар.
Ольга Копонева районның, нефть компаниясенең, мәгариф һәм мәдәният бүлекләренең барлык җитәкчеләрен – Камил Гилмановны, Ирек Хәйруллинны, Роза Сәхабетдинованы, Әминә Вәлиуллинаны, остазларын – Иске Мокшино мәктәбенең элеккеге директоры Луиза Минсафинаны, күзәтчелек органнары белгечләре Гүзәл Исмәгыйлеваны, Таһир Шәйхетдиновны рәхмәт сүзләре белән искә алды. Алар барысы да бәйрәмгә мәртәбәле кунаклар буларак чакырылган иде.
Әлеге еллар дәвамында мәгариф учреждениесенә коллектив үзен территорияне төзекләндерү буенча гына түгел, ә барыннан да элек белем бирү эшчәнлегендә күрсәткән уңышлары өчен булышканнар.
Моны Түбән Баланда башлангыч мәктәп-балалар бакчасы базасында тәҗрибә алмашу буенча узган күпсанлы семинарлар, откан грантлар һәм уңышлы гамәлгә ашырылган социаль проектлар, мөгаллимнәрнең һәм тәрбияләнүчеләрнең уңышлары һәм казанышлары раслый.

Директор Ольга Копонева һәм коллектив район, башкарма комитет җитәкчелегенең, мәртәбәле кунакларның җылы сүзләренә һәм бүләкләргә лаек булдылар.
Һәр чыгыш ясаучының мәгариф учреждениесе белән күпьеллык дуслык тарихы бар. Чыгыш ясаучылар – башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев, мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина, мәгариф бүлегенең элеккеге җитәкчеләре бу белем һәм тәрбия бирү учреждениесесе һәркемнең үз юнәлеше буенча намуслы хезмәте нәтиҗәсендә ихтирам казанган үрнәк оешмаларның берсе булуын гадел билгеләп үттеләр.

Сюрпризларга кунаклар да лаек булды – һәркайсына юбилей истәлеге итеп, үзара хезмәттәшлек өчен Рәхмәт хатлары тапшырдылар һәм ”Яулап булмаслык биеклекләр юк!” дип язылган ручкалар бүләк иттеләр. Бәйрәмнең кульминациясе юбилей торты – 25 елга сузылган тормыш китабы өстендәге фейерверк булды.
Нет комментариев