2020 елның 1 сентябреннән 30 сентябренә кадәр районда «Экстремизмга – Юк!» айлыгы игълан ителде.
Районның үзәк мәйданында «Тормыш тамчысы» бөтенроссия акциясе узды, анда 3нче Аксубай мәктәбенең җиденче сыйныф укучылары катнашты. Әлеге акция террорчылыкка каршы көрәштә Бердәмлек көне кысаларында үткәрелә.
Чарада балаларга хәзерге дөньяда террорчылык куркынычы турында сөйләделәр. Шулай ук аларга 2004 елда Бесланда булган фаҗига турында да искә төшерделәр, анда өч көн дәвамында олылар да, балалар да ашамый-эчми интегеп торды.
Чара барышында акция катнашучыларына шикле әйбергә тап булганда нинди гамәл кылырга кирәклеге турында белешмә таратылды. Район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова, район прокуроры урынбасары Лариса Горожанкина, Аксубай православ чиркәве башлыгы протоиерей Александр Качаев катнашында мәктәп укучылары терактларда һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Олылар балаларга «террорчылык» исеме астындагы нәфрәтне җиңәргә, җинаятьчел акылсызлык таралуга юл куймаска чакырып мөрәҗәгать иттеләр. Барлык әйтелгән сүзләрдән соң, балалар фонтан янына килеп, куш учларына су алып, янәшәдә үскән чәчәкләргә сиптеләр. Акциядә катнашучылар шул рәвешле, теракт корбаннарының якты истәлеген яңартып, су белән һәлак булганнар белән символик рәвештә бүлештеләр.
Нет комментариев