Авыл проблемалары үзара салым аша хәл ителә
Район җитәкчеләренең Яңа Аксубай авыл җирлеге халкы белән очрашуы авыл мәдәният йорты янында узды
Авыл җирлеге башлыгы Алексей Макаров үзара салым программасы кысаларында торак пунктлар буенча нинди эшләр башкарылуы турында кыскача сөйләде.
Әлеге программа буенча халыктан җыелган сумма 335 мең сумнан артык тәшкил иткән. Бу суммага республика миллион 444 мең сумнан артык акча финанслаган. Гомуми сумма 1 миллион 770 мең сумнан артык тәшкил иткән.
Бу акчаны җирлектә мөһим юнәлешләр буенча бүлгәннәр. Шул исәптән, авыл юлларын ремонтлау өчен вак таш, торбалар сатып алуга, Азат поселогында сулыкны чистартуга, Киса авылында хоккей тартмасы төзүгә, Федоровка поселогында урамнарны яктыртуга, Кисада һәм Яңа Аксубайда су насосын алыштыруга, суүткәргечләрне ремонтлауга, җәйге чорда җирлек территориясендә үләннәрне чаптыруга һәм кышын юлларны карап тотуга. Бу мәсьәләләр торак пунктларда яшәүчеләр өчен бик мөһим.
Кайбер эшләр башкарылган, башкаларын гамәлгә ашырасы бар. Шул рәвешле авылның күп кенә проблемалары, үзара салым акчасы хисабына, халыкның катнашуы нәтиҗәсендә хәл ителә.
Район җитәкчелеге белән очрашуда халык проблемалы мәсьәләләрне күтәрде. Алар арасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны район үзәгендәге балалар бачаларына йөртү өчен транспорт булмау. Җитәкчеләр билгеләп үткәнчә, бу проблема хәл ителү стадиясендә.
Шулай ук мөһим мәсьәләләр арасында – Яңа Аксубай мәдәният йортын ремонтлау. Мәдәният учреждениесе хезмәткәрләре даими рәвештә косметик ремонт ясап торалар, яңарталар, мәдәният учагын бизиләр. Граждангар җыенында билгеләп үтүләренчә, капиталь ремонт киләчәк планга кертелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев