Виталий Тарасов исемендәге Иске Мокшино урта мәктәбе укучылары һәм педагоглары «Татарча диктант» дөньякүләм белем тикшерү акциясендә катнаштылар.
Чараны татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гүзәл Шәрәфетдинова һәм Наҗия Мирҗанова оештырды.
«Татарча диктант» дөньякүләм белем тикшерү акциясе 2023 елның 13-15 октябрендә узды.
Ел саен уздырыла торган әлеге акция әдәби татар теленә кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән.
Узган ел чарада 31 илдә яшәүче ватандашларыбыз катнашты! «Татарча диктант» акциясе уздырылган елларда анда бөтен дөнья буйлап миллионнан артык кеше катнашты.
Диктантны трансляцияләү «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканналларында узды.
Фото: Иске Мокшино урта мәктәбе архивыннан.
Нет комментариев