1 августта Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге 2023 елда эшләүче пенсионерларның иминият пенсияләренә гаризасыз исәп-хисап ясаячак.
Түләүләрне корректировкалау, узган ел өчен эш бирүчеләр иминият түләүләре керткән картлык һәм инвалидлык буенча пенсия алучыларның барысына да кагыла.
Шулай ук, түләү рәсмиләштерелгән кешенең шәхси счетына аны билгеләгәндә элек исәпкә алынмаган акчалар керсә, туендыручысын югалту буенча пенсияләр дә артачак.
Пенсияләрне яңадан исәпләү пенсионерның хезмәт хакына бәйле: ул никадәр югары булса, пенсия шулкадәр артачак. Максималь өстәмә өч пенсия коэффициенты тәшкил итә. Тупланган ИПКны, дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша лицевой счеттан өземтә сорап карарга була.
– Август исәп-хисабы, барлык планлы еллык пенсия артымы кебек үк, автомат рәвештә башкарыла, шуңа күрә пенсионерларга, яңа күләмдә түләүләр алу өчен, беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми, – дип аңлатты районның клиентлар хезмәте җитәкчесе Владимир Тимофеев. – Акчалар августта стандарт график буенча күчереләчәк.
Нет комментариев