Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Атна башыннан Аксубай районында үзизоляция кагыйдәләрен бозучыларга 35 беркетмә төзелгән 

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре район халкының изоляцияләнү режимы шартларын үтәүләрен тәэмин итәләр.

Алар тәүлек буе район үзәге һәм торак пунктлар урамнарында патрульлек алып баралар. Һәр көнне полиция хезмәткәрләре район юлларында хәрәкәт иткән йөзләгән автомобиль һәм җәяүлене тикшерә. Чараның максаты бер - район территориясенә коронавирус инфекциясен кертмәү. 

Патруль белән рейдка көн саен диярлек безнең хәбәрче дә чыга. 

Район халкының моңа карашы төрле, кайберләре аңлап кабул итсә, башкалары җитдигә санамый. 

Дума авылыннан килгән ир белән хатын районга сәфәрләренең максатын –азык-төлек сатып алу, дип аңлаттылар. Машина йөртүченең кулында эш урыныннан бирелгән белешмәсе бар иде барын. Ул аңа юлда йөрү өчен түгел, ә эшкә барып-кайтып йөрү өчен бирелгәнлеген аңлаттылар һәм беренче чиратта кирәкле ашамлыкларны һәм товарларны якындагы кибеттән сатып алырга кирәклеген искәрттеләр. Ә йөкле пассажиркага икеләтә куркыныч янавын төшендерделәр. Патруль бу юлы кисәтү белән генә чикләнде. 

Машина йөртүчеләрнең берсе полицейскийлар белән бәхәскә керде: аның кулында эш бирүчедән белешмә юк, тик ул авылдан баш предприятиегә эш буенча килдем, дип үз сүзен өстен каклдырырга тырышты. 

Өстәвенә, ул үзен нинди нигездә туктатуларын исбатлауны таләп итеп, полиция хезмәткәрләре белән бәхәскә керде, хәтта документларын тәкъдим итүдән баш тартты. Аны полиция бүлегенә беркетмә төзү өчен алып килделәр. 

Безнең социаль челтәрләрдәге укучыларыбыз аларны урамда ни дәрәҗәдә законлы нигездә туктатулары хакында бәхәсләшәләр. 

Барысы да канун кысаларында. Беркетмәләрне ни дәрәҗәдә гадел төзиләр? Бу РФ Хөкүмәтенең «Гражданнар һәм оешмалар тарафыннан гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча территориаль ярдәмче системасы идарәсе органнары һәм көчләре өчен югары әзерлек режимын кертү турында» 19.03.2020 ел, №129 Татарстан Республикасы Президенты боерыгы белән «Гражданнар һәм оешмалар тарафыннан мәҗбүри үтәлергә тиешле тәртип кагыйдәләрен раслау турында" 02.04.2020 ел, №417 карары, "Татарстан Республикасында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча территориаль ярдәмче система идарәсе органнары һәм көчләре өчен югары әзерлек режимын кертү турында" 19.03.2020 ел, № 129 Татарстан Республикасы Президенты боерыгы, «Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышын булдырмау чаралары турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карары белән расланган. 

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге тарафыннан атна башыннан гына да 35 беркетмә судка тапшырылган. Гражданнарга ТР КоАПның 20.6.1 маддәсе буенча бер мең сум күләмендә кисәтү яисә штраф салалар. 

Беркетмәләр саны көн саен арта, ә полиция патрульләре гражданнарга өйдә утырырга кирәклеген искәртүләрен дәвам итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев