Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Алсу Нәҗметдинованың шигырьләре дә, җырлары да кече ватанына багышланган

Якташыбызның бөтен иҗаты туган якка мәдхия җырлый

Моны шагыйрәнең иҗатына багышланган чарада катнашучылар үз күзләре белән күрделәр.

Киң кырлы һәм талантлы якташыбыз белән “Туган телем – хәзинә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль очрашу аның туган авылы Түбән Татар Майнасы урта мәктәбе мәйданчыгында узды.

Авторның 15 еллык иҗатына багышланган чарада татар теле һәм әдәбияты укытучылары, район мәдәният йорты һәм китапханә системасы хезмәткәрләре катнашты.

Алсу Мидхәт кызы Нәҗметдинованың әдәбият һәм мәдәният өлкәсендә нинди урын алып торуын очрашуда катнашучы кунакларның – Татарстанда танылган язучылар, телевидение һәм радио журналистларының чыгышларыннан күренде. Барысы да журналист Миләүшә Насыйбуллинаны, шагыйрә Нәҗибә Сафинаны күрү һәм аларның чыгышларын ишетү бәхетенә ирештеләр. Бәйрәм героинясын Нәбирә Гыйматдинова бәйрәм белән онлайн котлады, аның белән очрашу районда күптән түгел генә узган иде әле.

Якташын район башлыгы Камил Гилманов та җылы тәбрикләде. Аның татар телен, мәдәниятен үстерүгә һәм татар халкының гореф-гадәтләрен саклап калуга керткән өлешен һәм казанышларын танып, район җитәкчесе киң кырлы шәхескә Рәхмәт хаты тапшырды.

Шагыйрәне шулай ук район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина да чын күңелдән котлады. Һәм бу очраклы түгел: егерме җиде ел дәвамында Алсу Нәҗметдинова Алексеевски районы мәктәпләренең берсендә татар теле һәм әдәбиятыннан белем биргән.

Менә инде унбиш ел ул педагогик эшчәнлекне әдәби эшчәнлек белән бергә алып бара.

Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина һәм район мәдәният йорты директоры Ольга Копанева авыл клубы методистын иҗат бәйрәме белән ихластан котладылар.

Китаплар һәм җырлар авторы, автор башкаручы Алсу Мидхәт кызының тормыш һәм иҗат юлы турындагы хикәясе аның укучылары тарафыннан башкарылган шигырьләре һәм сәнгать номерлары белән үрелеп барды.

Халык телендә «талантлы кеше – бөтен яклап та талантлы була» дигән гыйбарә очраклы гына барлыкка килмәгән. Алсу Мидхәт кызы, үз шигырьләренә музыка сайлап, җырлар иҗат итә. Шул ук вакытта алар шулкадәр гармонияле, аларны теләсә кайсы милләт кешесе аңлый ала. Чөнки алар барысы да – Ватанга, кече төбәккә мәхәббәт турында. Бигрәк тә «Аксубаем», «Такталы» җырлары күңелләрне дәртләндерә. Һәм аның талантының чиге юк, дип билгеләп үтте үзенең чыгышында мәктәп директоры Рафыйк Насыйров. Майна мәктәбе директоры, тарихчы, тарих фәннәре кандидаты Рафыйк Гомәр улы хезмәттәшенә авыл мәчете исеменнән шагыйрәнең 1600 елдан башлап әтисе һәм әнисе ягыннан нәсел шәҗәрәсен бүләк итте. Шагыйрәнең Шәҗәрә агачында әдәбиятта, мәдәнияттә һәм фәннәрдә танылган шәхесләр урын алган. Әдәби кичәдә катнашкан Алсу Мидхәт кызының әнисе дә шигырь сөйләп чыгыш ясады.

Мәктәп директоры Рафыйк Насыйров мөхтәрәм кунакларга истәлекле бүләк – авыл тарихы турында мәгълүматлар тупланган җыентыклар тапшырды.

Мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина әлеге күркәм чарада катнашкан татар теле һәм әдәбияты укытучылары Әлфирә Галиевага, Зилә Билаловага, Тәнзилә Сафиуллинага һәм 3 нче Аксубай мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Камилә Юнысовага татар телен һәм мәдәниятен саклауга өлеш керткән өчен мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев