Алмаз Бакиров Аксубайда карны чистарту буенча хәлгә аңлатма бирде
Соңгы яңалыклар

Алмаз Бакиров Аксубайда карны чистарту буенча хәлгә аңлатма бирде

Аномаль карлар инде үтте, ә аларның нәтиҗәләре белән әлегә кадәр кар чистарту техникасы көрәшә

Кызганычка каршы, табигать бәла-казаларын алдан фаразлап булмый. Кемдер хәлне аңлый һәм сабырлык белән көтә. Икенчеләре, юлсызлыктан зарланып, редакциягә язалар, Аксубай шәһәр советы башкарма комитетына Казаннан бирелгән яңа техниканың кайда эшләве белән кызыксыналар.

Урамнарның кардан чистартылмавыннан Рәис Беляев, Кызыл Партизан, Мазилин урамнарында яшәүчеләр һәм район үзәгенең 3 нче мәктәбе укучыларының әти-әниләре Геройлар Аллеясы ягыннан тротуарның чистартылмавы турында дәгъва белдерделәр.

Әмма кар җыю машиналарының үзләре янына барып җитүчеләр дә бар.

–Безнең урамга Татарстан Рәисе биргән яңа махсус техника керде, – дип рәхмәт әйтеп язган Яр буе урамында яшәүче.

Барлык рәхмәтләрне һәм дәгъваларны без Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Алмаз Бакировка юлладык.

– Барлык дәгъваларны да кабул итәбез һәм, йөкләмәләрдән баш тартмыйбыз, бөтен техника да эштә. Бүгенге көндә барлык урамнар да узарлык, әлбәттә, бөтен җирдә дә юллар киңәйтелеп бетмәгән әле. Бистә халкыннан сабырлык сорыйбыз. Район үзәгендә туктатып калдырылган автомобильләр комачаулый торган участоклар да бар, машина йөртүчеләрдән, мөмкинлектән чыгып, аларны юл буйлап төнгелеккә калдырмауларын сорыйбыз. Шимбә иртәсендә дә, кар җыюга дүрт берәмлек техника җәлеп ителде, – дип сөйләде Алмаз Бакиров.

Фото: Алмаз Бакировның шәхси архивыннан.


Нет комментариев