«Актай» атлары – иң яхшылар арасында
Аксубай «Актай» атлары Республика көнендә традицион чабышларда билгеләп үтелде.
Ярышлар «Казан» халыкара ат спорты комплексы территориясендә узды. Биредә төрле токым атлары катнашында 15 чабыш оештырылды. Традиция буенча Аксубай атлары чабышларда катнашып кына калмады, титулларга – кубокларга һәм бүләкләргә дә ия булды.
Аксубай ат заводында туган һәм тәрбияләнгән Калипсо Аш кушаматлы бия Татарстанның «Алтын таҗы»на ия булды. Әлеге чабышта Вернблум АШ кушаматлы айгыр икенче урынны алды.
Өч яшьлек чиста канлы гарәп токымлы атлар арасында «Гарәп чабышкысы» призын Славутич кушаматлы айгыр алды, ул 2000 метрлы дистанциядә барысын да җиңел узды.
Джек Пот кушаматлы айгыр – икенче, ә Командор кушаматлы ат өлкән яшьтәге атлар арасында 1800 метрлы дистанцияле «Республика казанышы» чабышында дүртенче булды.
Үз тәрбиясендәге атларның җиңү уңышларын «Актай» генераль директоры Иван Шугаев, агрофирма коллективы һәм шулай ук ат спортын яратучылар да уртаклаша. Һәм бу, һичшиксез, район өчен горурлык һәм аның җиңүләр җыелмасына тагын бер плюс.
Фото: агрофирма архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев