Аксубайның 2 нче мәктәбе чыгарылыш укучылары өлгергәнлек аттестаты алды
2 нче Аксубай мәктәбенең унөч укучысы урта гомуми белем турында аттестатлар алды. Олы тормыш юлына аларны укытучылары, остазлары, әти-әниләре озатты.
– Мәктәп егерме алтынчы тапкыр чыгарылыш укучыларын мөстәкыйль тормыш юлына чыгарып җибәрде. Укучыларның һәркайсы аерым шәхес, һәрберсе үзенчә талантлы, уңышлы. Укучыларыбыз туган ояларыннан очып китәләр, без аларның һәркайсын истә тотачакбыз, аларга үзләренең хыялларын чынга ашыруларын телибез, – дигән хәер-фатихаларын бирде мәктәп директоры Энҗе Туктарова. – Без сезгә белем бирдек, дуслашырга, тормыш кыйммәтләренә өйрәттек, сез барасы юл бәхетле һәм уңышлы булсын. Ә мәктәп ишекләре сезнең өчен һәрчак ачык, без сезне көтәбез – уңышларыбызны сезнең белән уртаклашырга без һәрвакыт әзер. Бердәмлегегезне саклагыз, еллар узгач та бергә җыелып сөйләшергә уртак сүзләрегез булсын. Тормышыгыз тау чишмәсе кебек ярсу, куйган максатларыгыз нык булсын.
Сыйныф җитәкчесе Елена Николаевна Львовадан да бары ихлас теләкләр генә яңгырады. Әти-әниләр, укытучылар да балаларга ак юл теләделәр. Шушы көннән башлап чыгарылыш укучылары тормышында яңа этап башлана. Ул шатлыклы студент көннәре белән тулсын, янәшәләрендә һәрчак ышанычлы дуслары һәм остазлары булсын иде диясе генә кала.
Фото: 2 нче Аксубай мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев