Аксубай урманчылары урман янгыннарына каршы тора 
Соңгы яңалыклар

Аксубай урманчылары урман янгыннарына каршы тора 

Аксубай урманчылыгы территориясендә урман янгыннарын булдырмау буенча нәтиҗәле чаралар күрелә.

Шуларның берсе – урман буйларында саклагыч полосалар сөрү. 

"Аксубай урманчылыгында мондый полосаларның озынлыгы 224 километр тәшкил итәргә тиеш", – дип хәбәр итте урманнарны торгызу бупенча инженер Марсель Моратшин. 

Аксубай урманчылыгы территориясендә йөзләрчә чакрым урман югары үләнле болыннарга тоташа. Кемдер, янгынга каршы күрсәтмәләрне бозып, территорияне коры үләннән ут белән чистартырга уйласа (практикада андый хәлләр дә күзәтелгән) яки чирәм очраклы янып китсә, ут турыдан-туры урманга күчәргә мөмкин. 

Мондый хәлләргә юл куймас өчен, урманчылар сааклагыч полосалар сөрәләр. Шулай ук урман хезмәткәрләре 10 гектар мәйданда коры үлән һәм башка янучан урман материалларын яндыруны төгәлләгәннәр инде.

 

Фото Аксубай урманчылыгы архивыннан алынды.


Нет комментариев