Аксубай урамнарын йогышсызландыруны дәвам итәләр 
Соңгы яңалыклар

Аксубай урамнарын йогышсызландыруны дәвам итәләр 

Аксубай урамнары буйлап, коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен, даими рәвештә махсус сыекча белән йогышсызландыру машинасын даими эшләтеп торалар.

– Хәтта Аксубайда үз-үзеңне изоляцияләү чорында да машиналар да, кешеләр дә йөреп тора. Өстәвенә, бакча сезоны да ачылды. Әмма без халыкның сәламәтлеге сагында торырга тиеш, шуңа күрә иртәнге сәгатьләрдә зур кибетләр янындагы парковка урыннарын һәм үзәк урамнарны дезраствор белән эшкәртәбез, – дип шәрехләде Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Владимир Кононов.


Нет комментариев