Аксубай терлекчеләре югары савым өчен
Соңгы яңалыклар

Аксубай терлекчеләре югары савым өчен

Җәйге айларда сөт җитештерү күрсәткечләре арта.

Уңай һава торышы, яшел азык сөтлебикәләр продуктлылыгына яхшы тәэсир итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 2020 елның 24 июненә тулаем савым 82 тоннага якын тәшкил иткән. Бу күрсәткеч узган елның июнь ае белән чагыштырганда югарырак.

Кайбер хуҗалыкларда терлекчеләр югары күрсәткечләргә ирешәләр. Шул исәптән «Карасу», «Смена», «Аксубай» Аф бүлекчәләрендә дә. Бу товарлыклы- сөтчелек фермаларында 7 тоннадан һәм 5700 килограммнан артык сөт савалар, бу узган ел күрсәткечләреннән шактый югары.


Нет комментариев