Бу бәйрәм 1966 елдан башлап 20 июльдә билгеләп үтелгән.
«Шахмат» уенының исеме фарсы теленнән килеп чыккан. Тәрҗемәдә «хакимиятче үлгән» дигәнне аңлата. Уенда дошман патшасына мат кую гаҗәп түгел.
Безнең районда Юрий Васильевич Сухалов исемендәге шахмат клубы бар, аның директоры – Геннадий Горбунов. Ул шулай ук шахмат буенча тренер да.
Аксубай шахмат клубына йөрүчеләр Татарстан Республикасы чемпионатларында күптапкыр медальләр яуладылар. Аларның исемнәре район чикләрендә дә билгеле. Шахматчыларның яше чикләнмәгән. Монда иң яшь шахматчылар да осталарны җиңәргә сәләтле.
Бүген уен өчен шахмат тактасының һәм фигураларның булуы мәҗбүри түгел. Компьютер яисә телефон да җитә. Ә бит кайчандыр 8*8 тактасында шахматка охшаган сыннар комплекты белән уйнаганнар. Халыкара шахмат көненә үзәк китапханә үзенең укучылары өчен шахмат тарихы турындагы мәгълүматларны һәм әлеге мавыктыргыч уен кагыйдәләрен үз эченә алган "Шахмат – интеллектуаль спорт" дигән күргәзмә әзерләгән.
Коронавирус пандемиясе бу спорт төренә дә үз төзәтмәләрен кертте. Хәзер бөтен турнирлар һәм матчлар онлайн режимда уза. Әмма, шахматчылар үзләре әйткәнчә, уен моннан гына күңелсезгә әйләнмәгән. Шахмат тактасы һәм фигураларны күргәч, уенчыларның элеккечә үк күзләре очкынлана. Шахмат уйнау хәтер, акыл сәләтен, иҗади һәм логик фикерләүне үстерүгә ярдәм итә дип санала.
Фото: архив.
Нет комментариев