Кичә ТР Мәгариф министрлыгыннан Аксубай районына 52 планшет кайтты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча, күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдән 9 һәм 11 сыйныф укучыларына дистанцион уку чорында планшетлар тапшырылачак.
Бүген 3 нче Аксубай мәктәбендә аларны белем бирү оешмалары директорларына район башлыгы Камил Гилманов һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев тапшырды.
– Безнең районда мәктәп укучыларының дистанцион белем алу процессын оештырырга сәләтле көчле мөгаллимнәр составы хезмәт куя. Хәтта тулы изоляцияләнү вакытында да бездә балаларны укыту буенча йөкләмәләрне, шулай ук алар үзләштергән белем дәрәҗәсе өчен җаваплылыкны бер кем дә безнең өстән төшермәде. Әмма бу чорда, башка вакыттагы белән чагыштырганда, сезгә тагын да зуррак җаваплылык йөкләнгән,– дип мөрәҗәгать итте район башлыгы мәктәп директорларына. – Мин эшләгән 12 ел эчендә мәктәпләрдә беренче тапкыр тынлык хөкем сөрә. Мәктәпләрдә балаларның шат авазы яңгырасын өчен – тулы изоляцияләнүне үтәүне һәр балага, һәр гаиләгә җиткерергә кирәк.
– Татарстан Президенты боерыгы белән, ике категориягә кергән – аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучыларын, йомгаклау аттестацияләренә әзерләнә алсыннар өчен, гаджетлар планшетлар белән тәэмин итәргә дигән карар кабул ителде. Чыгарылыш укучылары өчен имтихан тапшыру сроклары күчерелде. Без бүген мәктәп директорларына планшетлар тапшырабыз, ә алар, әлбәттә инде, аларны укучыларга тапшырачак, – дип билгеләп үтте мәгариф бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев.
Ул аңлатканча, гаджетларга мохтаҗ булган укучыларның исемлеге турыдан-туры мәктәпләр аша эшләнелгән. Исемлеккә нәкъ менә әти-әнисе дистанцион белем алу өчен баланы гаджет белән тәэмин итү мөмкинлегенә ия булмаган укучылар кергән. Планшетларны «адреслы» дип әйтергә дә була, аларны укучыларга дистанцион уку вакытында гына биреп торачаклар.
В.Тимирясов исемендәге 1 нче мәктәпкә – 12, Иске Мокшино мәктәбенә – 7, 2 һәм 3 нче мәктәпләргә – алтышар, Кәкре Күл, Иске Тимошкино һәм Яңа Тимошкино мәктәпләренә – дүртәр, Иске Үзи һәм Яңа Дума мәктәпләренә – икешәр, Чуаш Енорускиносы, Сөнчәле, Иске Ибрай, Түбән Татар Майнасы һәм Емелькино мәктәпләренә берәр планшет тапшырылды.
Нет комментариев