Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында узган тәүлек эчендә коронавирусның 3 яңа очрагы ачыкланган

Татарстан табиблары соңгы тәүлектә коронавирусның 39 яңа очрагын ачыклаган

Татарстан хастаханәләрендә 39 пациентка коронавирус диагнозы куелган, читтән килгән очраклар юк. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

«13 пациент хастаханәдә, 26 кеше өйдә дәвалана», — диде ул.

Иң күп авыручылар 30-50 яшь категориясендә — 14 кеше. Авыручыларның иң күбе Казанда — 31 пациент. Коронавирус очраклары буенча икенче урында Аксубай районы — анда өч кеше авырый. Чаллыда коронавирусның ике очрагын ачыклаганнар.

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда 4040 кеше коронавирус йоктырган, аларның 2874е терелгән, шул исәптән узган тәүлектә — 39 кеше. 1154 кеше әле дә дәвалана. 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев