Бүген Аксубай районында эш сәфәре белән ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров булды.
Аксубай районы белән танышу Ильяс Сөләймановның крестьян-фермер хуҗалыгын караудан башланды. Район башлыгы Камил Гилманов озатуында Марат Җәббаров фермер хуҗалыгын карады, терлекчелектәге эш нәтиҗәләре, терлек азыгы белән тәэмин итү, продукция сату мәсьәләләре белән кызыксынды.
Рәсми делегация «Аксу Агро» авыл хуҗалыгы предприятиесенең сөтчелек комплексында булды, савым сыерлары, яшь терлекләр асрала торган корпусларны карады, малларны асрау, ашату шартлары белән танышты. Кунаклар шулай ук «Аксубай» ширкәтенең үзәк биләмәсендә булдылар, агрофирма эшчәнлеге белән таныштылар, әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчелеге, инвесторлар белән әңгәмә кордылар.
«Волга-Селект» ширкәте территориясендә комбайннар парады узды. Марат Җәббаров район авыл хуҗалыгы формированиеләре, универсаль технологияләр техникумы җитәкчеләре һәм белгечләре, кыр хезмәтчәннәре һәм үзләренең матур чыгышлары белән игенчеләрнең күңелен күтәргән агитбригада катнашучылары белән очрашты. Соңгылары басудагы чарага лирик тон бирделәр. Авыл артистлары җырлары астында кунаклар тигез рәткә төзелгән комбайннарны карадылар.

Кыр корабларының уракка әзерлеген тикшерү кысаларында, комбайннарның техник әзерлеге, аларның герметиклыгы буенча тест үткәрделәр. Комбайннар контроль суктырып карадылар. Техника яхшы бәя алды. Марат Җәббаров комбайнчылар белән очрашты.
– Комбайннарның кырга чыгарга әзерлеген без 99 процентка бәялибез, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. Ул авыл хуҗалыгы формированиеләренең яхшы эшләре, хезмәтчәннәрнең хезмәтен оештырулары өчен рәхмәт әйтте.
Очрашуда катнашучыларны республика агросәнәгать комплексы җитәкчесе сәламләде.
– Быел һава шартлары уңай булды – кояш та вакытында яктыртты, яңгыр да вакытында яуды. Басулар кояш нурлары астында көннән-көн ныграк өлгерә, – дигән фикерен белдерде Марат Җәббаров. – Быелгы уңышны лаеклы дип саныйм. Безнең бурыч – аны вакытында җыеп алу, амбарларга, складларга салу. Барыгызга да көннәр матур торып, урып-җыю кампаниясен оператив төгәлләүне телим. Үзегезне саклагыз, бигрәк тә коронавирус белән бәйле катлаулы ситуациядә. Уңышлар сезгә!
Министр инвесторларга район авыл хуҗалыгы предприятиеләрен техника, запас частьләр белән тәэмин иткән өчен рәхмәт белдерде.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең иң нәтиҗәле хезмәтчәннәрен бүләкләү тантанасы булды. «Аксу Агро» ширкәтенең «Мюд» бүлекчәсе директоры Абдулахар Әхмәтов, «Волжское» ҖЧҖ директоры Ирек Вәлишин, «Аксу Агро» ширкәте механизаторлары – Илсур Рәхимов, Гомәр Гарифуллин, Минвәгыйз Ризванов, Җәүдәт Сафиуллин, «Волжское» ҖЧҖдән – Николай Абросимов, Александр Илендеев, Рушан Габетдинов, «Аксубай» АФдан – Флорид Мингалимов, Ирек Фатыйхов, Инсаф Сөләйманов, «Актай» ширкәтеннән – Андрей Горбатов, Сергей Прописнов, «Волга-Селект» ҖЧҖдән Анатолий Исаев район башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
Чарадан күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.
Нет комментариев