Аксубай районында печән әзерләү төгәлләнде
Районның терлек азыгы әзерләүчеләре кышка азык запасы туплау буенча мөһим бурычларның берсен – печән әзерләүне тулысынча төгәлләделәр.
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре билгеләп үткәнчә, быел печән массасы тыгыз булды, аны киптерү өчен дә һава шартлары уңай торды. Азык әзерләү звенолары туктаусыз тырыш хезмәт куйды, бу эшне оператив башкару мөмкинлеге бирде.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларына караганда, кышкыга 8500 тонна печән әзерләнгән. «Аксу Агро» ширкәтендә 3800 тоннадан артык коры печән запасы тупланган. Бу – план күрсәткеченнән бер ярым тапкырга күбрәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев