Өч атна дәвамында Аксубай районында коронавирус инфекциясе таралмау буенча хәл тотрыклы сакланды. Бу афәт безне читләтеп үтәр кебек иде.
Бүгенге көндә COVID-19 белән зарарлануның ике факты расланган.
Аксубай район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов Аksubaevonews Инстаграм битендә туры эфирда аңлатканча, бүгенге көндә COVID-19 диагнозы белән расланган бер авыру республика клиник хастаханәсендә дәвалану уза, аның хәле уртача дип бәяләнә, икенчесе авыру билгеләрен җиңелчә кичерә, ул өй режимында күзәтү астында. Хастаханәнең хирургия бүлеге ябылды.
– Кызганычка каршы, коронавирус ачыкланган пациент Аксубай район үзәк хастаханәсендә стационар дәвалануда булган, 23 медицина персоналының анализлары алынган, алар барысы да тискәре. Бүлек йогышсызландырылды, хезмәткәрләр карантинда. Ун көннән кабат тестлар алыначак, әгәр алар тискәре булса, хезмәткәрләр эшкә керешәчәк. Хирургия бүлегенең ябылуы район хастаханәсе эшчәнлегенә берничек тә йогынты ясамаячак, без терапия бүлегендә койкалар билгеләдек, – дип ышандырды районның баш табибы Марсель Ислямов.
23 апрельдән башлап санитарэпидемиологик вәзгыять яхшырганчыга кадәр, Россиянең башка субъектларыннан Татарстанга кайтучылар 14 көнлек карантин узарга тиеш.
Моннан тыш, әлеге категория гражданнар белән яшләүчеләр дә карантинда калырга тиеш була. Роспотребнадзорның ТР буенча Идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки һәм Чирмешән районнарындагы территориаль бүлеге Аксубай районы халкыннан COVID-19 буенча имин булмаган территорияләрдән (Мәскәү, Санкт-Петербург) районга яшәү урыны буенча кайтучылар булган очракта, бу хакта җирле хакимият органнарына, участок вәкилләренә һәм Роспотребнадзорга хәбәр итүләрен сорый.
Үзизоляция режимын бозучылар өчен санкцияләр элеккечә кала.
Өйдән нигезсез чыккан өчен гражданнарга 1 мең сумнан алып 30 мең сумга кадәр штраф яный. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан атна башыннан изоляция кагыйдәләрен бозучыларга 18 беркетмә төзелгән. Әгәр кеше Роспотребнадзор күрсәтмәсе буенча карантинда тора икән, режимны бозган өчен аңа 15 мең сумнан 40 мең сумга кадәр штраф салына.
Нет комментариев