Бу хакта оператив штабның иртәнге утырышында штаб җитәкчесе – Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов хәбәр итте.
Анардан тестлар алынган, барлык кирәкле процедуралар үткәрелгән.
Бүгенге көндә районда коронавирус буенча имин булмаган территорияләрдән килгән 21 кеше медицина күзәтүе астында тора.
Район территориясендә патрульлек режимы көчәйтелде – полиция хезмәткәрләренең мобиль төркемнәре тәүлек буе районны контрольдә тота. Район халкының документларын һәм чыгып йөрү максатларын тикшерү катгыйланды.
– Тагын бер кат гражданнарның исләренә төшерәбез, өйдән чыгу өчен өч сәбәп бар – эшләүләрен дәвам итүчеләргә эшкә, гражданнарга якындагы кибеткә һәм даруханәгә бару. Куркынычсызлык максатларында ашамлыкларны якындагы кибеттән генә сатып алырга һәм, әлбәттә, бу сәфәрләрне дә минимумга кадәр кыскартырга кирәк. Үзеңне һәм якыннарыңны куркыныч астына куеп, өйдән чыгу өчен сәбәп эзләргә түгел, – дип билгеләп үтте Камил Гилманов.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, район җитәкчелеге, ведомстволар һәм яшәешне тәэмин итүче хезмәтләр эшләүләрен дәвам итәләр. Алар да катгый рәвештә белешмә белән генә хәрәкәт итәргә тиеш. Штаб утырышында, әлеге белешмәләр район буенча хәрәкәт итү хокукы бирми, ул «өйдән – эшкә кадәр» йөрер өчен генә каралган, дип искәрттеләр.
Өйдән чыкканда гражданнарның үзләре белән шәхесне раслаучы документы булырга тиеш. Яшәү урыны адресы һәм, шартлы рәвештә әйткәндә, урамга чыккан һәр ккешегә карата якындагы кибет һәм даруханәнең урнашу урыны катгый тикшереләчәк.
Үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозучыларга административ җәза чаралары күрелә – полицейскийлар беркетмәләр төзи һәм аларны судка тапшыра. Беренче дүрт атна эчендә генә дә 35 беркетмә төзелгән, кагыйдә бозучыларга штраф сыйфатында җәза бирелә.
Россиянең кайбер төбәкләрендә COVID-19 буенча имин булмаган хәлгә бәйле рәвештә, Роспотребнадзорның ТР буенча Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарындагы территориаль бүлеге Аксубай районы халкыннан, COVID-19 буенча имин булмаган төбәкләрдән (Мәскәү, Санкт-Петербург) районга яшәү урыны буенча гражданнар кайткан очракта 8 (843- 44) 2-74-55; 2-83-65 телефоннары аша Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлегенә хәбәр итүне сорый.
Нет комментариев