Аксубай районында гомер бүләк итүче кешеләр яши
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында гомер бүләк итүче кешеләр яши

Шундыйларның берсе Иске Мокшино авылында яшәүче Владимир Арсентьевич Давыдов.

Владимир Арсентьевич 1952 елның 23 августында туган. Кечкенәдән, гади малай башка кешеләргә ничек ярдәм итә ала, дигән сорау аңа тынгылык бирми. 18 яше тулгач, беренче тапкыр кан тапшыра ул. Владимир Давыдов авылда беренче донор була. Ерак 70 нче елларда яшь егеткә бераз куркынычрак булуын искә алып сөйли ул. Владимир Арсеньтевич үзенең нинди җаваплы миссия башкаруын аңлагач, курку хисләре арткы планга күчә.

Донорлар – кеше гомерен саклап калу өчен үзләренең каннарын тапшырган кешеләр. Көн саен хастаханәләрдә меңләгән кешегә кан салу таләп ителә. Кан тапшыручы донорлар, мохтаҗларга кан тапшырып, “тыныч батырлык” кылалар. Мондый батырлыгы өчен Владимир Давыдовны 2001 елның 29 октябрендә «Россиянең Мактаулы доноры» күкрәк билгесе белән бүләкләгәннәр.

Күпләр аңа тормышлары өчен рәхмәтле. Владимир Арсентьевич кебек донорлар ярдәме белән Җир йөзендә бәхетле мизгелләр, елмаюлар һәм шатлык арта.

– Кемнеңдер гомерен саклап калуга үз өлешемне керткәнмен икән, мин моның белән горурланам, – дип бүлеште Владимир Давыдов. Кайчандыр донор каны тормышын саклап калган кешенең, бүген дә аңа эчтән генә рәхмәт укуына ышанасы килә.

Фото: Түбән Баланда авыл мәдәният йорты архивыннан


Нет комментариев