Аксубай районы яшьләргә теләсә нинди башлангычларда ярдәм итәчәк
Республикада грант дәүләт ярдәме программасы актив тормышка ашырыла.
Җәмгыять тормышында яшьләр һәм алар катнашындагы оешмалар мөһим урын тота. Хәзерге вакытта Дәүләт яшьләрнең эшчәнлеге белән кызыксына. Чөнки алар – илнең киләчәге.
Безнең районда яшьләргә ярдәм итү буенча актив эш алып барыла. Алар туган төбәкләре өчен ниндидер яңалык тудыралар. Яшьләр арасында уй-фикерләре башка кешеләрдә хуплау тапканнары да бихисап. Әмма сикәлтәле юлдан баручыларның барысы да максатларына ирешә алмый.
Мәктәп партасы артыннан башлап, балалар проектлар язарга һәм үз идеяләрен тәкъдим итәргә өйрәнә. Район үзәгендә берничә яшьләр оешмалары һәм берләшмәләре бар. Активистлар өчен яшьләр форумнары, слетлар районда гына түгел, башка төбәкләрдә дә даими оештырыла.
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин ел саен грант бәйгеләре узуын билгеләп үтте.
– Яшьләрдә салынган зур иҗади һәм физик потенциал бүгенге һәм киләчәк үзгәртеп коруларның төп чыганакларыннан берсе булып тора. Без яшьләрне төрле яклап хупларга, аларга ярдәм итәргә тырышабыз. Кызганычка каршы, дәүләттән грант ярдәме программасы турында барысына да мәгълүм түгел. Шуңа күрә кайберәүләр, үз идеяләрен тормышка ашырганда, финанс яисә башка кыенлыклар белән очрашып, ярты юлда тукталып калалар. Әмма минем шуны искәртәсем килә, билгеле бер критерийлар буенча язылган үз идеяңне тәкъдим иткәндә, проектны хупларга әзер кешеләрдән ярдәм табарга мөмкин, – дип ассызыклады Радик Канәфин.
Ул яшьләрне төрле форумнарда һәм слетларда актив катнашырга өнди. Радик Канәфин Россия яшьләре (Росмолодежь) сайтын яшьләр өчен иң мөһим юл күрсәтүче дип атады. Биредә яшьләр илдә тормышка ашырыла торган күп кенә программалар белән таныша ала. Шул рәвешле, үзең өчен идеяләрңне гамәлгә ашыруда күпкә үтемлерәк булган вариантлары сайлап алырга мөмкин. Шулай ук яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең Вконтакте берләшмәсендә грант ярдәме турында мәгълүмат бик күп.
– Күпләр эшне башлап җибәрүдән курка. Мин шуны ышандырып әйтә алам, һәрвакытта да ярдәм кулы сузарга әзер булган кешеләр табылачак. Кайберәүләр өчен проектлар язу, аларны тормышка ашыру тормышның аерылгысыз бер өлеше булып тора. Мондый яшьләр аркасында безнең республика лидерлар рәтендә дә инде, – дип билгеләп үтте Радик Касыйм улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев