Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы балалары «Куркынычсыз балачак өчен»

Юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү темасына асфальтта рәсем ясау буенча республика бәйгесенә йомгак ясалды.

Бәйге «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт учреждениесе тарафыннан оештырылды. Анда республиканың җиде йөздән артык баласы катнашты. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр иң активлары булып чыкты. Җиңүчеләр ике яшь категориясендә билгеләнде.

1 нче Аксубай мәктәбе укучысы Арсений Яковлев һәм 2 нче Аксубай мәктәбеннән Азалия Шәрифуллина 7 яшьтән 12 яшькәчә төркемдә җиңүчеләр булдылар. Иулиания Шуркина 3-6 яшьлекләр арасында җиңү яулады.

Фото: «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт ГБУның Instagram рәсми битеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев