Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай пенсионерлары виртуаль дусларын чын дип кабул итәләр һәм аларга дистәләгән мең сум акча күчерәләр

Коронавирус илдә барысын да башкача юнәлештә яшәргә өйрәтте. Кешеләр бер-берсенә карата игелеклерәк, шәфкатьлерәк, ихтирамлырак була башладылар кебек. Кемдер сәламәтлек сагында тора, кемдер иминлекне тәэмин итә, кемдер авыр вакытта ярдәм кулы суза.

Әмма әлеге вәзгыятьтән файдаланып, акча эшләүчеләр дә табыла. Социаль челтәрләрдә алдакчылар дуслары һәм танышлары буларак пенсионерларга пандемия аркасында тиешле пособиене рәсмиләштерүдә ярдәм тәкъдим итәләр, “дуслар” буларак әҗәткә акча сорыйлар, яисә башлангыч кертем керткән очракта гарантияләнгән отыш вәгъдә итәләр. Шул рәвешле, иң якланмаган катлам гражданнары – пенсионерлар мошенниклар кармагына эләгә.

Тормыш бер урында гына тормый, бүгенге пенсионерлар – ул эскәмиядә утырган һәм оныкларын тәрбияләшкән әби-бабайлар түгел, аларның компьютерлары, гаджетлары бар һәм алар социаль челтәрләрдән актив файдаланалар. Тик һәрвакытта да аңлап түгел.

Соңгы атнада гына Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә мошенниклардан зыян күргән ике кеше мөрәҗәгать иткән. Берсе социаль челтәрләрдәге “дустына” – 40 мең сум, икенчесе пособие рәсмиләштергән өчен 30 мең сум акча күчергән.

– Өлкән яшьтәге гражданнарның балаларына һәм оныкларына мөрәҗәгать итәсе килә. Бөтендөнья пәрәвезе сезнең якыннарыгыз өчен дә чикләр ачты, сез әби-бабайларыгызны, әти-әниләрегезне социаль челтәрләрдә теркәп, аларга куллану кагыйдәләре турында да аңлатыгыз, – ди Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге өлкән тикшерүчесе Евгений Рахманкулов. – Пенсионерлар, тәрбия көчендә кешеләргә ышанырга күнеккән, алар виртуаль дусларын чын дип кабул итәләр, ярдәм итү йөзеннән аларга әҗәткә акча күчерәләр һәм үзләренең алдануларын соңыннан гына аңлыйлар. Якыннарыгыз турында кайгыртыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев