Аксубай музее онлайн-класслар үткәрә 
Соңгы яңалыклар

Аксубай музее онлайн-класслар үткәрә 

Пандемия чорында мәдәният учреждениеләре үзара хезмәттәшлекнең дистанцион форматына күчтеләр.

Аксубай туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре көн саен нинди дә булса мастер-класс үткәрәләр. Кызганычка каршы, музей бер үк вакытта күпләп килүчеләрне кабул итә алмый әле. Әмма өйдә күңелсезләнеп утырудан туйган һәм күргәзмәләрне карарга, мастер-класслар алырга теләүчеләр өчен аларның дистанцион форматы әзерләнгән.

Шулай итеп, музей директоры Әлфия Нурхәмитова, башка хезмәткәрләр булышлыгы белән «Вконтакте» социаль челтәрендә мастер-класслар үткәрә. ТАССРның 100 еллыгына ул ушкова алымы белән чигү буенча мастер-класс биргән.

Чигү техникасы белән «Вконтакте» социаль челтәрендәге музейның рәсми битендә танышырга мөмкин.


Нет комментариев