Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай механизаторы һөнәренә тугры 

Яз җиткәч, авыл хуҗалыгы предприятиеләре кыр хезмәтчәннәренең кызу эш сезоны башлана.

Һәр көн сынау кебек уза. Әмма чын профессионаллар үз бурычларын уңышлы үтиләр. 
«Аксу Агро» ҖЧҖ механизаторы Марат Гайнетдинов та шундый ритмда эшли. Язгы кыр эшләре башланганнан бирле ул күпьеллык үләннәр һәм көзге культуралар мәйданнарына ашлама тарату белән мәшгуль. 

Аның исәбендә йөзләгән гектар эшкәртелгән мәйдан. Хезмәт нәтиҗәләре буенча ул хуҗалыкның иң яхшы механизаторлары арасында. 

Иске Ибрай урта мәктәбендә белем алганда тракторчы һөнәрен дә үзләштерә. Аннан армия сафларында хезмәт итә һәм кайткач туган хуҗалыгына эшкә урнаша. Һәм менә 30 ел инде механизатор булып фидакарь хезмәт куя ул. 

"Һөнәремне яратам, – ди механизатор. – Көннәр буе кырда, кирәкле эш башкарабыз. Безнең коллектив зур һәм тату, авыр вакытларда бер-беребезгә ярдәм итеп эшлибез". 

Ел дәвамында механизаторга төрле эшләр башкарырга туры килә. Язын һәм җәен чәчүлекләргә, күпьеллык үләннәр мәйданнарына ашлама кертә. Басуларда азык культуралары өлгергәч, азык әзерләү звеносы составында хезмәт куя. 

Шикәр чөгендерен җыеп алу вакытында Марат Гайнетдинов берничә ел дәвамында төягеч белән идарә итте, татлы тамырларны йөк машиналарына төяп торды. Кыш көне дә аның ял көннәре булмый диярлек – сөт комплексында хезмәт куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев