Аксубай механизаторы игеннәр мул булып үссен өчен тырышып хезмәт куя
Соңгы яңалыклар

Аксубай механизаторы игеннәр мул булып үссен өчен тырышып хезмәт куя

«Аксу Агро» АФ механизаторы Рамил Гатауллин язгы кыр кампаниясе чорында бөртекләрне җир куенына иңдерүдә эшләгән матур эш күрсәткечләре өчен район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

Җир улы Рамил Гатауллин язгы культуралар чәчүдә берничә ел рәттән югары нәтиҗәләргә ирешә. Быелгы язда да ул басуда смена нормасын арттырып үтәп эшләде. Үзенең чәчү агрегатында 65-70 гектарда бодай, арпа, бер еллык үләннәр чәчте.

Хуҗалыкның чәчү эшләрен районда беренчеләрдән булып тәмамлавында аның да хезмәт өлеше бар. Чәчү эшләре төгәлләнгәч, шулай ук мөһим булган эшкә – көзге культуралар чәчү өчен пар җирләрен әзерләүгә кереште. Аның тракторы да кырларны иңләп, киләсе елда монда игеннәр шаулап өлгерсен өчен, үзе артыннан кап-кара йомшак җир калдырып буразналар сыза.

Рамил Рафик улы – игенчелектә олы күнекмә тупларга өлгергән буын вәкиле. Үсемлекчелектә ул ун елдан артык хезмәт куя. Иртә яздан алып, караңгы көзгәчә сөрә, чәчә.

– Рамил Гатауллин – авыл хуҗалыгы предприятиесенең иң алдынгы механизаторларыннан берсе, – дигән фикерен белдерде «Аксу Агро» АФның баш инженеры Илгиз Зәйнуллин. – Эшен намуслы башкара, һәрвакыт яхшы нәтиҗәләргә омтыла.


Нет комментариев