Аксубай районы клиентлар хезмәте ана капиталы алу хокукына ия булган гаиләләргә, апрель аеннан июнь аена кадәр 5 мең сум күләмендә айлык түләүләр билгеләнүе турында хәбәр итә.
Ул 3 яшькә кадәрге һәр балага түләнәчәк.
Агымдагы елның 1 июленә кадәр ана капиталы алу хокукына ия булган гаиләләргә, хәтта сертификат акчасы тулысынча кулланылган очракта да, түләүләр каралаган.
Акча алу өчен гаризаны es.pfrf.ru яисә gosuslugi.ru порталында шәхси кабинетта тапшырырга кирәк.
Коронавирус йогышы таралуны кисәтү чаралары белән бәйле, хәзерге вакытта ПФРга бары тик алдан язылып кына мөрәҗәгать итәргә була.
Клиентлар хезмәтенә бару датасын һәм вакытын электрон сервис аша һәм шулай ук сайтта «Контакты региона / Структуры отделения» бүлекчәсендә ПФР Идарәләренең телефон номерлары буенча билгеләргә мөмкин.
Нет комментариев