Аксубай фермерлары үрнәк күрсәтә
Соңгы яңалыклар

Аксубай фермерлары үрнәк күрсәтә

Районның сөт җитештерү буенча күрсәткечләрне ел башыннан 107 процентка ябуында район фермерларының да өлеше зур.

Иске Ибрай авылыннан Марат Сафин КФХсы савым буенча лидер булып танылды. Аның хуҗалыгында 60 баш савым сыеры бар. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда Сафин КФХсында сөтне 332 центнерга күбрәк савалар. Узган ел дәрәҗәсенә карата процентларга салып исәпләгәндә, апрель аена савым 146 процент тәшкил иткән.

Яңа Ибрай авылыннан Ильяс Сөләйманов крестьян-фермер хуҗалыгында күрсәткечләр узган елдагыдан 188 центнерга күбрәк, бу 2019 ел күрсәткеченә карата 114 процент тәшкил итә.

Әлфирә Шакирова, Григорий Маланчев, Сергей Щекин, Алексей Гуляков хуҗалыкларында да сөтне узган елдагыдан күбрәк савалар.


Нет комментариев