Аномаль кар яву дәвам итә һәм техника район үзәген һәм авылларны чистартырга өлгерми.
Бу исә инфраструктурага да, халыкка да зур проблемалар тудыра.
Торак пунктлар чикләрендә карны чистарту – авыл җирлекләренең төп эше.
Район үзәгендә кар белән көрәшне шәһәр тибындагы бистәсе башкарма комитеты алып бара, региональ юллар һәм Аксубай бистәсенең Октябрь һәм Сөлчә урамнары «Татавтодор» филиалы карамагында. Юл хезмәткәрләре район чикләрендәге төбәк юлларына да хезмәт күрсәтәләр.
Филиал директоры Фәнис Сафин сүзләренчә, юлчыларның бураннарга каршы көрәшү өчен зур техника арсеналы бар. Кар чистарту эшенә 7 КДМ, 2 автогрейдер, өч төягеч, дүрт МТЗ, катерпиллер базасындагы ротор, бульдозер җәлеп ителгән. 18 катнаш юл машинасы йөртүчесе, 4 дежур мастер, өч йөк төягеч йөртүче сменалап көндез дә, төнлә дә кизү тора. Кул көче дә кулланыла, кар чистартуга 10 юл эшчесе җәлеп ителгән. Бу эшне башкару җиңел булмаса да, аларның хезмәтләренә карата бернинди шелтә дә юк.
Аксубай шәһәр тибындагы бистәсе башкарма комитеты кар стихиясе белән көрәшне алты берәмлек техника һәм паркларда, җәяүлеләр күперләрендә юлларны кул белән чистартучы эшчеләр бригадасы көче белән алып бара. Алар барысы да шәхси вакытлары белән исәпләшмичә эшлиләр.
– Халыкны сабыр булырга өндибез. Без һәр урамда һәм һәр тыкрыкта юл торышы турында беләбез. Бөтен бистәне физик яктан бер көндә генә чистарту мөмкин түгел – кар тәүлекләр буе ява, – ди Аксубай шәһәр тибындагы бистәсе башлыгы урынбасары Сергей Маклаков. – Хәл кискен булганда, 2-72-85 телефоны буенча шәһәр тибындагы бистә башкарма комитетына мөрәҗәгать итегез. Мөрәҗәгатьне хәл итәчәкбез.
– Барлык урамнар чистартылып беткәч тә, кар белән көрәш эше тәмамланмый әле, – дип шәрехләде Аксубай шәһәр тибындагы бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Горбунов. – Юллар буйлап грейдер белән үтәргә, юлларны бураннарга кадәр киңәйтергә, урыны белән карны чыгарырга кирәк.
Алда әле календарь буенча кышның тагын бер ае һәм язның беренче ае нинди булыр, анысы да билгесез. Әлегә синоптиклар якын көннәрдә бераз тынлык игълан итәләр, аннан соң исә кар яву кабаттан башланачак.
Күпфатирлы йортларның ишегалларында да хәлләр яхшыдан түгел. Хәлнең авырлыгын аңлап, үз территорияләрен чистарту эшенә тотынган, машина кую урыннарыннан тыш, подъездларга илтүче юлларны да ачучы кешеләр – чынлап та мактауга лаек! “Безнең йорт, безнең ишегалды – аның турында без кайгыртырга тиеш!” дигән совет лозунгын искә төшереп, барыбыз бергә кулларга көрәк алырга вакыттыр, мөгаен.
Нет комментариев