Аксубайлыларны пенсионерлар Спартакиадасына чакыралар
Соңгы яңалыклар

Аксубайлыларны пенсионерлар Спартакиадасына чакыралар

2026 елның 19 маенда «Юность» спорт комплексында Республика пенсионерлар Спартакиадасының муниципаль этабы узачак.

Программада җиңел атлетика, өстәл теннисы, дартс буенча ярышлар, катнаш эстафета.

Спартакиадага спорт һәм физкультура белән дус булган, актив һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барган һәркем чакырыла. Иң яхшы нәтиҗәләргәш ирешкән катнашучылар Спартакиаданың республика этабында Аксубай районын тәкъдим итәчәк.

Башлана 10:00 сәгатьтә.


Нет комментариев