Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар Татарстан Республикасы көнен бәйрәм иттеләр

Аксубайда Республика көненә багышланган зур бәйрәм чарасы узды.

 

Тантананың рәсми өлеше башланганчы ук үзәк мәйдан кешеләр белән тулды. Бәйрәм кысаларында район кешеләре һәм кунаклар өчен туган якны өйрәнү музее төрле эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс оештырды, шулай ук Татарстан турында фотокүргәзмә тәкъдим итте – бәйрәмдә катнашучылар пейзажларны карап, тәэсирләре белән уртаклаштылар. Үзәк китапханә мәйданчыгы балаларны да, өлкәннәрне дә әдәби биремнәргә җәлеп итте. Китапханә хезмәткәрләре китап-журнал күргәзмәләр тәкъдим иттеләр, балалар һәм өлкәннәр белән Татарстан Республикасы турында викториналар, интеллектуаль уеннар уздырдылар.

Мәйдан музыка белән тулды, татар, рус һәм чуаш телләрендә җырлар яңгырады. Безнең районда яшәүче өч төп милләт – татар, чуаш һәм рус халыкларының дуслыгын һәм татулыгын чагылдырган матур музыкаль -хореографик пролог зур игътибар җәлеп итте, тамашачылар бию-җыр композициясен сокланып күзәттеләр. Прологта район мәдәният йорты, авыл мәдәният учаклары иҗат коллективлары, балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Чыгышлар бик күп якты хисләр бүләк итте.

Район халкына һәм кунакларга район башлыгы Камил Гилманов мөрәҗәгать итте.

Ул районның казанышлары турында сөйләде.

– Соңгы вакытта без икътисадта, төзелештә, авыл хуҗалыгында бик күп эшләр башкара алдык, – диде ул. – Без катлаулы вакытлар кичерәбез. Безнең ир-егетләребез махсус хәрби операция зонасында нацистлар белән батырларча көрәшәләр. Әтиләребез һәм бабаларыбыз безгә 80 елга тыныч күк йөзен тәэмин иттеләр һәм без дә киләчәк буыннар өчен шундый ук тыныч, якты тормыш булдырырга тиешбез.

Район җитәкчесе илебезне якларга үз теләкләре белән баручыларга һәм якташ көрәшчеләргә ярдәм итүче волонтерлык хәрәкәтендә катнашучыларга рәхмәт белдерде.

Аксубайлыларны Республика көне белән ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев чын күңелдән котлады. Ул ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның бәйрәм юлламасын укыды.

Төрле тармакларда уңышларга ирешкән хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы булды.

Районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен Аксубай районының Мактаулы гражданины исеменә Виталий Еграшкин, Сәлимҗан Сәйфетдинов, Мирсәет Сәйретдинов лаек булдылар. Мәйдан районның яңа Мактаулы гражданнарына кул чапты.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, районның социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше өчен Нурзидә Ислямовага ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм районның агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән зур өлеше өчен район авыл хуҗалыгы идарәсе финанс икътисад бүлеге җитәкчесе Наталья Сорокина ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хатын алды. Шундый ук бүләккә район башкарма комитетының кадрлар бүлеге баш белгече Ирина Таерова да лаек булды.

Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә керткән өлешләре һәм намуслы хезмәтләре өчен ТР Муниципаль берәмлекләре Советлары Ассоциациясенең Рәхмәт хатларын район башкарма комитетының дәүләт телләренә тәрҗемә итүче баш белгечләре Эмила Минһаҗевага, Фәридә Саматовага тапшырдылар. Шундый ук бүләкне Савруш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надежда Ярушева да алды.

Татарстан Республикасында физкультура һәм спортны үстерүгә һәм популярлаштыруга керткән өлешләре өчен Татарстан Республикасы спорт министрлыгының Рәхмәте районның административ комиссиясе баш белгече Николай Камбуловка һәм районның финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары Зифа Ядгаровага тапшырылды.

Сәхнәгә махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре һәм тормыш иптәшләре Ольга Муртазинаны, Гөлшат Нәсыйбуллинаны, Әлфия Камалованы, Наталья Бикмуллинаны, шулай ук махсус хәрби операция катнашучысы Михаил Барышевны чакырдылар. Район җитәкчесе барысына да истәлекле бүләкләр тапшырды, аудитория көчле алкышларга күмелде. Район башлыгыннан бүләкне волонтерлар да алды. Алар арасында Елена Еграшкина, Валентина Гурьянова, Татьяна Краснова, Валентина Давыдова, Раиса Мишанина, Татьяна Пивоварова бар иде. Шулай ук район башлыгының Рәхмәт хатына мәдәният ветераны Җәмил Сәйфуллин да лаек булды.

Бу кичне район үзешчәннәре һәм башкала кунаклары тамашачыларга үзләренең җырларын бүләк иттеләр, мәйдан җырлады һәм биеде. Халык, патриотик, лирик җырлар яңгырады. Концерт программасы, дискотека төнгә кадәр дәвам итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев