Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар шәҗәрә фестиваленең республика этабында катнашачак

Күпсанлы туганнарын берләштергән Андреевлар гаиләсе «Без тарихта эзлебез» республика шәҗәрә фестивалендә чыгыш ясарга әзерләнә.

Вера Уканеева җитәкчелегендә зур гаилә коллективы барлыкка килгән, ул муниципаль һәм зональ бәйгеләрнең ике этабын да уңышлы узды. Һәм икесенә дә якты, онытылмас номерлар булган үз программасы әзерләнде. Йомгаклау этабы Казанда узачак.

Вера Уканеева шулай ук нәсел шәҗәрәсе, гаилә ядкәрләре, милли костюмнар, нәсел өчен барлык кадерле әйберләр турында бай күргәзмә тәкъдим итәчәк. Мөһим экспонатлар арасында бу зур нәсел әгъзаларының исемнәре бар, алар тугыз метр озынлыктагы кәгазьдә урын алган. 1700 еллар уртасыннан башлап Вера Викторовна үзенең барлык туганнарын дәүләт архивларында эзләп таба, өлкәннәрдән сорышып белә. Бик зур тикшеренү эше башкара.

Фестивальдә безнең районда һәм төрле шәһәрләрдә яшәүче Андреевларның нәсел әгъзалары катнашачак.

Бүген – Вера Уканеева һәм аның зур коллективы өчен дулкынландыргыч көн. Алар республика фестиваленең зональ турларында җиңүчеләр белән көч сынашачакларр. Андреевларга уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев