Аксубайда Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш сәфәре белән булды
Республика ведомство җитәкчесенең районга сәфәре программасы бай эчтәлекле булды.
Эльмира Зарипова район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов белән берлектә район Советында шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Халык аңа төрле проблемалы хәлләр буенча мөрәҗәгать итте. Шул исәптән аларны шифаханә-курорт дәвалануына юллама алу, «Демография» милли проекты буенча укулар узу, киләсе елда эшсезлек буенча пособия күләменә бәйле сораулар кызыксындырды. Мөрәҗәгать итүчеләр барлык сорауларга да җаваплар алдылар, кайберләрен ведомство башлыгы алга таба өйрәнү өчен игътибарга алды.
Алмаз Мингулов белән берлектә Эльмира Зарипова өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Федоровка интернат-йортында булды. Кунаклар социаль хезмәтләр алучыларның яшәү шартлары белән таныштылар, интернат-йортта яшәүчеләр белән аралаштылар, аларның күрсәтелгән хезмәтләр сыйфатыннан канәгать булулары, учреждениедә аларга барысы да ошыймы икәнлеге белән кызыксындылар. Раслаучы җаваплар алдылар. Интернат-йорт директоры учреждениедә барган ремонт эшләре барышы белән таныштырды, киләчәккә планнар турында сөйләде.
Эш сәфәре балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приютында булу белән дәвам итте.
Кунаклар учреждение эше белән таныштылар, төркем бүлмәләрен карадылар, приют белгечләре белән әңгәмә үткәрделәр. Алар яндырып рәсем ясау дәресендә булдылар. Министр педагогларның эш урынында куркынычсызлык кагыйдәләренә аерым игътибар бирүләрен билгеләп үтте, бу бик мөһим. Шулай ук кече төркемдә конструктор җыю буенча мавыктыргыч дәрестә дә булдылар. Иркен мохиттә балалар алар белән тормыш тарихлары белән бүлештеләр, үзләренең эшләре һәм мавыгулары турында сөйләделәр.
Эльмира Зарипова һәм Алмаз Мингулов гаилә кунакханәсендә булдылар. «Гаилә кунакханәсе» иҗтимагый проекты кысаларында балалар стационар учреждениеләрендә ата-аналарга үзләренең балалары белән ешрак очрашу мөмкинлеге биргән шартлар тудырыла. Алар вакытны бергәләп үткәрә, кирәк булса, педагогик ярдәм алырга мөмкин.
– Безнең приютлар балалар авыр чорларны вакытлыча көтеп, кире үз гаиләләренә кайту мөмкинлеге булсын өчен булдырылган. Бу иң мөһиме – гаиләләр берләшергә, ә балалар, үз әти-әниләренең кайгыртуында һәм назында яхшы шартларда яши алырга тиеш, – дип билгеләп үтте ведомства җитәкчесе.
Районда очрашулар эшлекле һәм дустанә мохиттә үтте, катнашучылар проблемалы моментлар һәм аларны чишү юллары турында фикер алыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев