Аксубайда тәхет бәйрәме билгеләп үтелде
Район үзәгендә изге Феодосий Тотемский хөрмәтенә бәйрәм узды
Аксубай гыйбадәтханәсе халыкны чак сыйдырды.
Православие бәйрәменә гаиләләре, балалары белән килделәр.
Православие гыйбадәтханәсе башлыгы протоиерей Александр Качаев изгенең тормышы, аның хөрмәтенә Аксубайда чиркәү төзелүе турында сөйләде.
– Аллаһы безне якыннарыбызны гына түгел, дошманнарыбызны да яратырга чакыра. Әгәр дә безне яраткан кешеләргә генә игелек эшләсәк, бу эштә бернинди дә казаныш булмаячак. Аллага борчуларыбыз өчен дә рәхмәт әйтсәк, Ходай кулын сузачак, – диде рухани.
Вәгазьдән соң мәхәллә кешеләре бәйрәм колач алган урамга чыктылар. Аксубай техникумы студентлары пешергән төрле ризыклардан сыгылып торган өстәл башында самавыр чыжлап утырды, бәйрәм кунаклары тәм-томнан авыз итеп, кайнар чәй белән сыйландылар.
Аннан соң район мәдәният йорты хезмәткәрләре башкаруындагы рус һәм чуаш көйләре һәм җырлары астында бәйрәмдә катнашучылар рәхәтләнеп күңел ачтылар.
Дистәләгән мәхәллә кешесе кулга-кул тотынып, әйлән-бәйләнгә басты. Чөнки бәйрәмдә күңел ачу – гөнаһ түгел.
Теләүчеләр җигелгән ат чаналарына утырып йөрделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев