Озак көтелгән кар үзе белән ишегалларын һәм территорияләрне чистарту проблемаларын да алып килде.
Бүгенге иртә күпләр өчен кулга көрәк алудан башланды. Ә Аксубай урамнарында кар чистарту техникасы эшли.
– Район үзәгендә кар чистартуга 2:00 сәгатьтә тугыз махсус техника чыкты. Беренче чиратта, үзәк юлларны, мәктәп маршрутларын, аннары урамнарны чистартабыз, – дип шәрехләде шәһәр тибындагы бистә башлыгы урынбасары Алмаз Бакиров. – Бөтен поселокны бер үк вакытта кардан чистартып булмый, халыктан моңа аңлап карауны сорыйбыз. Штаттан тыш хәлләр барлыкка килгән очракта, проблемаларны оператив тәртиптә хәл итү өчен кайнар линия телефонына шалтыратуны сорыйбыз.
Аксубай шәһәр тибындагы поселогында кар чистарту мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоны: 8 (843-44) 2-75-82.
Нет комментариев