Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайда якташ-рәссамның иҗат эшләре күргәзмәсе ачыла

6 июньдә Аксубай туган якны өйрәнү музеенда Чуашстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Виктор Артемьевның «Туган җиргә мәхәббәт белән» картиналары күргәзмәсе ачылачак

Виктор Артемьев безнең районның Федоровка поселогында туган, очерклар һәм хикәяләр җыентыгы һәм «Чăваш тымарӗ» китабы авторы буларак та билгеле. Китапны тәкъдир итү узган ел Яңа Аксубайда булган иде. 

Якташыбызның картиналарының нинди дәрәҗәдә булуы турында аларның күбесен Чуашстанның гына түгел, Татарстан, Украина, Польшаның да шәхси коллекционерлары тарафыннан сатып алынганлыгы сөйли. 

Авторның майлы рәсем сәнгате техникасында язылган 100 дән артык әсәре Мөгаллим һәм остаз елына багышланган. Экспозициядә Татарстан һәм Чуашстан табигатенең авыл пейзажлары сурәтләнгән. Һәм, әлбәттә инде, туган поселогы тирәлеге. 

Рәссам картиналарның тулы циклына «Мы покоряем Волгу» дип исем биргән. Берничә акварель эшен Әрмәнстанга багышлаган, анда ул җир тетрәүдән соң Спитак шәһәрен торгызуда катнашкан. 

– Мин үз тормышымны рәсемнән башка күз алдына да китерә алмыйм, – ди рәссам. 

Виктор Артемьев рәссам үз шәкертләре өчен укытучы да, остаз да булырга тиеш, дип саный. Аның тәрбияләнүчеләренең һәрберсе сәнгатьтә үз юлын тапкан: аларның берсе, укытучысы кебек үк, үз талантын киләчәк буыннарга тапшырып, белем бирә. 

Виктор Артемьевның картиналары күргәзмәсе бер ай дәвамында эшләячәк, һәм рәсем сәнгатен яратучылар аннан чын ләззәт ала алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев