Аксубайда һәм Татарстанның башка районнарында яңа чүп ташу машиналары үз эшләрен башлаячак
Каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча «Гринта» төбәк операторы Татарстанның дүрт районына хезмәт күрсәтү өчен 12 чүп чыгару машинасы һәм ике ломовоз алды.
Алар арасында Аксубай районы, шулай ук Яңа Чишмә, Чирмешән һәм Әлмәт районнары бар. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алты яңа машина Әлмәттә эшләячәк, калганнарын өч район буенча бүләчәкләр. Һәр чүп ташу машинасы 10нан 22 куб метрга кадәр калдыкларны сыйдыра ала һәм каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм пресслау өчен заманча җайланмалар белән җиһазландырылган.
Компаниянең матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, яңа махсус техника күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртачак, чөнки ул эш вакытында тавышсыз һәм тулысынча герметик кузовка ия, бу фильтратның юлга эләгүен булдырмый. Моннан тыш, мондый машиналар еш ремонтлауны таләп итми.
Барлык чүп ташу машиналары теркәү һәм техник тикшерү узган. Якындагы атналарда алар калдыкларны җыя һәм чыгара башлаячак. Шулай ук компания «С» категорияле йөртүчеләрне һәм оператор-төяүчеләрне эзләүне дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев