Аксубайда чыгарылыш кичәсе төп мәйданда узачак
Аксубай районы чыгарылыш укучыларын тантаналы рәвештә олы тормыш юлына озатачаклар.
Чыгарылыш кичәсе Аксубайның төп мәйданында район һәм мәгариф бүлеге җитәкчелеге катнашында оештырыла. Монда яхшы укыган өчен бүләкләү һәм медальләр тапшыру тантанасы, олимпиадаларда, ярышларда, бәйгеләрдә аерылып торган укучыларны хөрмәтләү һәм бәйрәм концерт узачак.
Чыгарылыш кичәсе 28 июньдә, 16:00 сәгатьтә башланачак.
0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев