Егетләр һәм кызлар бәйрәм киемнәрендә бик матур күренделәр: ыспай костюмнар, нәфис күлмәкләр, пөхтә итеп ясалган прическалар һәм зәвыклы макияж тантаналы һәм бәйрәмчә образ тудырды. Һәм бу мөһим күчеш мизгеле аларның хәтерендә гомер буе сакланачак.
Алып баручылар җыелучыларны рус һәм татар телләрендә сәламләделәр, яшьләргә хыялланудан курыкмаска һәм үз максатларына кыю баруларын теләделәр.
Укучыларны район башлыгы Алмаз Мингулов котлады. Ул аларга иң изге теләкләрен җиткерде.

– Безнең район бер урында тормый: ул үзгәрә, төзелә һәм киләчәккә карый. Ә киләчәк – ул сез, – дип ассызыклады район җитәкчесе. – Без районыбызны заманча һәм яшәү өчен уңайлы итәргә омтылабыз; ул сез үзегезнең яңа идеяләрегез, яңа карашларыгыз һәм битараф булмавыгыз белән аның үсешенә кушылганда гына чәчәк атачак. Килегез, проектлар тәкъдим итегез, иҗат итегез – без сезнең башлангычларыгызны һәрвакыт хупларга әзер. Әйдәгез, адымлап, елдан-ел районыбызны яхшырта барыйк. Без сезгә ышанабыз, яратабыз һәм туган җиребезнең бәхетле киләчәген бергә төзү өчен сезнең кайтуыгызны бик көтәбез. Хәерле юл! Бәйрәм белән, чыгарылыш сыйныф укучылары!
Укучыларны мәктәпне тәмамлау белән мәгариф бүлеге җитәкчсесе Рәмзия Зәйдуллина котлады. Ул тормышта бәхет һәм уңыш китерә торган дөрес юлны табарга теләде. Мәгариф өлкәсе җитәкчесе район җитәкчелегенә мәгариф системасына ярдәм иткәннәре һәм мәктәпләрнең ихтыяҗларын аңлаганнары өчен, шулай ук директорларга һәм педагогларга белем бирү һәм тәрбия процессы өчен шартлар тудырганнары өчен рәхмәт белдерде.

Фанфарлар яңгырады – чыгарылыш сыйныф укучылары парады башланды: кунакларның алкышлары астында кызыл келәмнән һәр мәктәпнең делегацияләре директорлар һәм сыйныф җитәкчеләре белән бергә үтте, һәм чиратлап сәхнәгә күтәрелде, һәрберсе әлеге көн истәлегенә бүләк алды.

Кичәнең музыкаль өлешен Яңа Ибрай мәктәбен тәмамлаган, хәзерге вакытта Кәрим Тинчурин исемендәге театр актеры Илназ Гафиятов, шулай ук яраткан артистлар Эвелина Сруртдинова, Полина Мулеева, Гыйлемдар Мингалиев, Александр Шуркин һәм Алия Сөләйманова башкаруындагы җырлар бизәде. Аларның номерлары кичнең җылы һәм лирик атмосферасын тудырды.

Бүләкләү тантанасы алкышлар һәм эчкерсез хисләр белән үрелеп барды. Алмаз Мингулов барлык фәннәр буенча укуларын яхшы билгеләргә тәмамлаган һәм дәүләт йомгаклау аттестациясен уңышлы узган чыгарылыш сыйныф укучыларына I дәрәҗә «Укудагы аерым уңышлары өчен» медальләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында: Александра Хангельдыева (Виталий Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбе), Виктория Михайлова (Аксубайның 2 нче мәктәбе), Амилә Алмакаева, Дарина Гыйззәтуллина, Адилә Дәүләтшина, Дарья Шулаева (Аксубайның 3 нче мәктәбе), Юлия Никифорова, Евгения Николаева (Савгач урта мәктәбе), Аделина Карпова, Ангелина Кириллина (Иске Ильдеряк урта мәктәбе), Дарья Маркина (Иске Ильдеряк урта мәктәбе), Анастасия Аниськина, Надежда Аниськина, Агата Леонтьева, Аделина Мадюкова, Светлана Мадюкова, Ангелина Павлова (Иске Тимошкино мәктәбе), Ольга Охотникова (Сөнчәле мәктәбе).

II дәрәҗә «Укудагы аерым уңышлары өчен» медальләре белән: Дарья Ананьева, Юлия Ванюкова, Полина Горожанкина (Аксубайның 2 нче мәктәбе), Милана Баглай, Зарина Гыйльметдинова, Полина Еремеева, Анастасия Мишина, Юлия Стешина, Ксения Цветкова, Рамил Шәйхисламов – Аксубайның 3 нче мәктәбен тәмамлаучылар, Ольга Тербукова (Иске Тимошкино урта мәктәбе), Ирина Охотникова (Иске Үзи мәктәбе) бүләкләнде.
Җыелучыларның көчле алкышлары астында район башлыгы гранты һәм мәгариф бүлеге грамоталары белән бүләкләнделәр: Зәринә Мәрдиева, Диләрә Мингалимова (2 нче Аксубай мәктәбе), Ксения Цветкова (3 нче мәктәп), Анастасия Аниськина (Иске Тимошкино мәктәбе), Ирина Охотникова (Иске Үзи мәктәбе), Рамил Шәйхисламов, Амилә Алмакаева (3 нче мәктәп), Светлана Мадюкова (Иске Тимошкино мкәтәбе), Аделина Карпова (Иске Ильдеряк мәктәбе), Артур Гайнетдинов (3 нче мәктәп), Дарья Маркина (Иске Ильдеряк мәктәбе), Аделина Мадюкова (Иске Тимошкино мәктәбе), Юлия Стешина, Дарина Гыйззәтуллина (3 нче мәктәп), Александра Хангельдыева (1 нче мәктәп).
Барлык чыгарылыш укучылары исеменнән сәламләү сүзе белән Александра Хангельдыева чыгыш ясады. Кызыл келәм буйлап сәхнәгә аның укытучысы Елена Воронина күтәрелде – мәйдан әдәбият буенча БДИда 100 балл күрсәткән педагогны җылы сәламләде.
Кичәдә укытучыларга бик күп җылы сүзләр әйтелде.
– Нәкъ менә педагоглар һәр балада кызыксыну уятты, шикләнгән минутларында ярдәм итте, яңа казанышларга илһамландырды һәм талантны ачарга булышты, – дигән сүзләр яңгырады сәхнәдән. Үз чиратында, педагоглар тантанада катнашучылар өчен күңелле сюрприз әзерләделәр: ритмик музыка астында алар флешмоб башкардылар, тамашачыларда соклану уяттылар.

Ата-аналарга да аерым рәхмәт сүзләре әйтелде – алар унбер ел дәвамында янәшәдә булганнар, теләсә кайсы минутта ярдәмгә килергә әзер торганнар. Әниләр чыгарылыш сыйныф укучыларына музыкаль номер бүләк иттеләр.
Мәдәни чараларда актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды; спортчыларга муниципаль, республика һәм бөтенроссия ярышларында ирешкән уңышлары өчен бүләкләр тапшырылды.
Тантананың кульминациясе: традицион вальс – мәктәп еллары белән хушлашуның һәм символик рәвештә яңа, мөстәкыйль тормышка аяк басуның дулкынландыргыч мизгеле.

Нет комментариев