Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Тәрбия мәктәбе” эшли

“Нежность” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә “Өлкәннәрне һәм инвалидларны карау мәктәбе”эшли.

Бу “Гаилә” милли проекты кысаларында инновацион социаль сервис, ул туганнарга аз хәрәкәтләнүче һәм урын өстендә ятучы якыннарын өй шартларында ук дөрес карарга өйрәнергә ярдәм итә.

– Безнең белгечләр – шәфкать туташлары, һәм социаль хезмәткәрләр – туклануны һәм ашатуны оештырудан алып гигиена, киендерү, ятак уңайлылыгын саклау һәм өзлегүләрне кисәтү кагыйдәләренә кадәр гамәли күнекмәләре белән уртаклашалар, – дип билгеләп үтте өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Ольга Пименова. – Дәресләр теорияне практика белән берләштерә, тернәкләндерү чараларын һәм җиһазларны куллана. Караучыларны психологик яклау һәм куркынычсызлык техникасы аерым игътибарда тотыла.

Өлкән яшьтәге яки авыру туганнарын карауда ярдәмгә мохтаҗ теләсә кайсы район кешесе “Нежность” КЦСОН бүлегенә бушлай мөрәҗәгать итә ала. Программа һәркемнең ихтыяҗына яраклаша: төркемләп очрашулар, өйдә күчмә дәресләр үткәрергә мөмкин. Бу гаиләләргә йөкләнешне киметә, пациентларның тормыш сыйфатын күтәрә һәм медицина учреждениеләре эшен җиңеләйтә.

Моннан тыш, “Нежность” КЦСОН тернәкләндерү чараларын вакытлыча алып тору буенча да мөрәҗәгать итәргә мөмкин – бу да шулай ук бушлай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев