Район ветеринария берләшмәсендә «Татмедиа» АҖ филиалы район газетасы редакциясе вәкилләре белән район басмасына язылу мәсьәләсе буенча очрашу булды.
Бу көнне район ветеринария белгечләренең киңәшмәсе билгеләнгән иде. Ветеринария берләшмәсендә барлык участоклардан да хезмәткәрләр җыелды. Һөнәри эшчәнлек мәсьәләләре турында фикер алышканчы, редакция вәкилләре чираттагы санны булдыру өстендә эшнең ничек баруы, бүген газетаның нинди өстенлекле юнәлешләре булуы турында сөйләделәр. Реклама буенча белгеч Алена Данилова «Сельская новь», «Авыл таннары» һәм «Ял пурнăçӗ» газеталарына язылу мәсьәләсенә тукталды.
– Күп еллар дәвамында без район газетасы редакциясе белән уңышлы хезмәттәшлек итәбез, – дип билгеләп үтте район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәис Хөснуллин. – Газетада авыл хуҗалыгы темасына зур игътибар бирелә, ветеринария белгечләренең эше, терлекләр авыруларын профилактикалау материаллары бастырыла. Үз чиратыбызда, газеталарга язылып, редакциягә ярдәм итә алабыз.
Узган язылу кампаниясендә ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре, сигез данә альтернатив язылу рәсмиләштереп, безнең тугры укучыларыбыз арасында булдылар. Ә авыл ветеринарлары безнең басманы почта бүлекчәләреннән алалар.
Нет комментариев