Аксубай ветеранын депутат Морозов исеменнән котладылар
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветеранын депутат Морозов исеменнән котладылар

Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Панюков Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозовның котлавын кабул итте.

Ветеранны бәйрәм белән тәбрикләргә депутат ярдәмчесе — «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Ольга Миронкина килде. Ул өлкән буын вәкиленә бүләк тапшырды, иң изге теләкләрен җиткерде.

— Сезнең буын бик күп авыр сынаулар аша үткән, район үсешенә зур өлеш керткән, – диде ул. – Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, бәхет, якыннарыгызның күңел җылысын телим, тагын күп еллар балаларыгыз һәм оныкларыгызны шатландырып яшәргә насыйп булсын.


Нет комментариев