Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветераны социаль учреждениедә сыену урыны тапкан

Картлар һәм инвалидлар өчен Федоровка интернат-йортында Александра Ильдияркинаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Ветеранны истәлекле туган көне белән тәбрикләргә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов килде.

– Хөрмәтле Александра Арсентьевна, сезнең өлешкә шактый сынаулар туры килгән, сез ил өчен авыр елларны кичергәнсез, хезмәт куйгансыз, илне ныгытуга, халык хуҗалыгын үстерүгә үз өлешегезне керткәнсез. Район җитәкчелеге исеменнән фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезгә чын күңелдән озак елларга сәламәтлек, иминлек телим.

Рәсми кунак район башлыгы Камил Гилмановның тәбрикләү хатын укыды, тантана сәбәпчесенә гөлләмә һәм бүләк тапшырды.

Ветеранны интернат-йорт директоры Надежда Никитина җылы котлады.

erid: 2Vtzqw6pLty

Александра Арсентьевна Аксубайда туып-үскән. Буй җитеп, тормыш корган һәм Нурлатка яшәргә киткән. Озак еллар хастаханәдә санитарка булып эшләгән. Шуннан лаеклы ялга чыккан. Ир белән хатынның балалары булмый, ире вафатыннан соң, ул кече ватанына әйләнеп кайтырга була. Һәм биредә төпләнә. Әмма олыгайган саен аңа чит кеше ярдәме кирәк була башлый. Интернат-йортта яхшы тәрбиялиләр. Биредә тормыш өчен иң яхшы шартлар тудырылган, ашау-эчү, көнкүреш турында кайгыртасы юк. Имин яшәү, канәгатьләнү китерә торган эшчәнлек белән шөгыльләнү өчен барысы да бар. Янәшәдә үзе кебек ялгыз, карт кешеләр. Пенсионерларга сөйләшер тема, узган гомер юлларын искә төшерер нәрсәләр бар. Бу яшьтә мондый аралашу кеше өчен шулай ук мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев