Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай урманнарында фронтовик-якташлар истәлегенә агачлар утырттылар

Аксубай урманчылыгы территориясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Хәтер бакчасы” Халыкара акциясе узды.

Әлеге мөһим инициатива кысаларында катнашучылар Аксубай районы дәүләт урман фондында ике мәйданчыкта хәтер паркына нигез салдылар. Аларның беренчесе “Аксубай урманчылыгы” ДКУнең 97нче Чебоксар урманчылыгы участогында урнашкан. Монда урманчылык, “Аксубай урман хуҗалыгы” ДКУ хезмәткәрләре, шулай ук Сергей Маклаков җитәкчелегендә Иске Ильдеряк авыл җирлеге кешеләре, барлыгы 33 кеше актив катнашты. 0,7 гектар мәйданда 3,5 меңгә якын салынкы каен һәм корычагач үсентесе утыртылды.

Икенче мәйданчык Аксубай участок урманчылыгының 40нчы кварталында урнашкан, монда урманчылык хезмәткәрләре, Алексей Макаров һәм Полина Мулеева җитәкләгән Яңа Аксубай һәм Иске Тимошкино авыл җирлекләре кешеләре тырышлык куйды. Биредә 0,4 гектар хәтер бакчасы территориясендә 1,8 меңгә якын чыршы үсентесе утыртылды.

–Бу акция безгә гомерләре бәрабәренә Бөек Җиңүне тәэмин иткән якташлар турындагы хәтерне мәңгеләштерү мөмкинлеге бирә, — дип билгеләп үтте Аксубай урманчылыгы җитәкчесе Андрей Ильмухин. – Безнең һәрберебезнең фронтта һәлак булган якыннары бар, шул исәптән минем бабам да.

Искәртеп узабыз, Халыкара “Хәтер бакчасы” акциясе Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча “Экологик иминлек” илкүләм проекты ярдәмендә уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев